Лениногорск дәүләт ветеринария берләшмәсе корбанлыкка дигән малларның ветеринария ягыннан куркынычсыз булырга тиешлеген искәртә
Корбан бәйрәме якынлашкан көннәрдә ветеринарлар халыкны корбанлыкка дигән малларның ветеринария һәм санитария ягыннан имин, куркынычсыз булырга тиешлеген искәртә.
Кайбер очракларда кешеләр корбанга дигән сарыкны чит өлкәләрдән дә сатып алып кайта. Әмма бу башка малларга, шулай ук кешеләрнең үзләренә дә куркыныч тудырырга мөмкин. Соңгы елларда бигрәк тә, малларда төрле йогышлы авырулар ачыкланып кына тора.
“Сарыклардан тыш, авырулар башка малларга – атларга, мөгезле эре терлеккә һәм, әлбәттә, кешенең үзенә дә йога, - дип искәртә Лениногорск районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов. - Саклык чараларын бүгеннән күрә башларга кирәк. Чит төбәкләрдән корбанлыкка тикшерелмәгән мал алып кайтырга түгел. Терлекне бары тик ветеринария берләшмәсе нигезендә генә кайтарырга рөхсәт ителә. Бу таләпләр күпләп мал сатучыларга да кагыла. Сатып алучылардан да игътибарлылык сорала. Тәкъдим ителгән терлекнең ветеринар белешмәсе булмаса, аны алмау хәерлерәк”, - дип кисәтә Рашат Хәмитович.
Аның әйтүенчә, ит сатучылар һәм ит эшкәртүчеләр белән Корбан бәйрәменә әзерлек буенча оештыру мәсьәләләренә кагылышлы очрашу уздырганнар. Очрашу барышында санитар нормаларны үтәү тиешлеге хакында әйтелгән. Ветеринария белгечләре әйүенчә, корбанга дигән маллар барлык карантин чараларын үткәч кенә сатуга чыгарылырга тиеш. Читтән кергән һәр сарык ветеринар табиб контроленнән узарга кирәк. Лаборатор тикшерүләр үткәрелеп, авыру билгеләре табылмаган очракта гына, малларны сатарга рөхсәт бирелә, дип аңлаттылар ветеринария берләшмәсендә.
“Шәһәрдә махсус корбан чалу урыны бар, ул “Ихлас” мәчете территориясендә. Мал чалу мәйданчыгында каты өслекләр, эленеп тору җайланмалары, су белән тәэмин ителгән. Соңыннан әлеге урын чистартылып, дезинфекцияләнәчәк. Бәйрәм көнендә мәйданчыкта ветеринария-санитария экспертлары дежурлык итәчәк”, - дип ассызыклады Рашат Хәмитович.
- Ветеринария хезмәткәрләре төрле йогышлы авырулар кермәсен һәрдаим уяу торалар. Шулай ук котыру чире буенча да уяулыкны сакларга кирәк, аны булдырмау максатында, ветеринарлар эт-песиләргә бушлай вакцинация ясыйлар. 2-70-04 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була, - диде ул.
фото: https://tatar-inform.tatar/ , Михаил Захаров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев