Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск эшмәкәре хәрби операциядәге танкистка машина бүләк итте

Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташ егеткә Лениногорск эшмәкәре Мансур Гильмурадов “Нива” автомобиле ачкычлары тапшырды.

 

Хәрби егет Илдар махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан, шул ук вакытта алган яраларын да дәвалауда иде, ә шушы көннәрдә ул бүләк ителгән машина белән махсус хәрби операция зонасына китәчәк.

Илдарга - 28 яшь. Шәһәрдәге 11нче гимназиядә укый. Аннан Казан танк училищесын тәмамлый. Аннары Чечняга билгеләнә. Узган елның 24 февраленнән контракт буенча махсус хәрби операциягә китә.

“Хәрби операция вакытында дошманның ике танкын атарга өлгердек, әмма өченче танк безнең машинага бронятишкеч снаряд белән эләкте, һәм танк янды”, - ди Илдар.

Ул үзе тән җәрәхәтләре, пешүләр ала һәм Краснодарга эвакуацияләнә, аннан Мәскәүгә җибәрелә, реабилитация уза. Узган елның 17 октябрендә хәрби частькә, хәрби иптәшләре янына кайта.

Илдар мартта Лениногорскига, әти-әнисе янына, кыска вакытлы ялга кайта. “Страж” шәхси сак предприятиесе начальнигы Мансур Гильмурадов аңа “Нива” машинасы бүләк итә. Бүләкне ул район башлыгы Рәгать Хөсәенов белән очрашу вакытында тапшыра. “Әлеге машина безгә бик тә кирәкле булачак. Рәхмәт Мансур абыйга. Лениногорскидан гыйнвар ахырында шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге делегация безнең янга, хәрби операция зонасына килгән иде. Шул вакытта да машина,  УАЗ «буханка» тапшырдылар”, - ди Илдар. Ул вакытта делегация белән Илдарның әтисе Расих абый да барган булган.

Илдар хәрби операциядәге солдатларда ныклы рух, Ватанны ярату көчле, “Без җиңүгә ышанабыз”, - диде.
 

фото: ЧОП "Страж"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев