Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск картлар һәм инвалидлар йортында Әлмәтнең милли-мәдәни үзәге оркестры чыгыш ясады

Камера оркестры музыкасы – скрипка, виолончель, саксофон авазына кушылып, өлкәннәр алардан күзләрен ала алмыйча, эчке бер шатлык белән күп еллар элек кичергән яшьлек һәм мәхәббәт хатирәләренә күмелеп утырдылар.

Интернат-йорт сәхнәсе бер мәлгә чын бию мәйданчыгына әверелде. Чөнки музыка осталары үз программаларына бик дәртле “Баламишкин”, “Әпипә”көйләрен дә керткән иде, ә мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевның бөтен дөньяга яңгыраган атаклы марш һәм вальсларын тыңлаганда хәтта тын алудан да туктадылар сыман булды.

“Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортларын да, балалар йортына да концертлар белән еш барабыз, билгеле күбрәк үзебезнең район буенча сәяхәт итәбез. Берничә ай алдан төзеп куелган расписаниебездә бер генә буш урын юк. Бүген дә Лениногорск интернат-йортыннан соң безне башка шәһәрдә көтеп торалар. Без –  “Әлмәт” милли-мәдәни үзәге, җитәкчебез Лилия Леонова. Милли-мәдәни үзәктә тынлы оркестр, кыллы инструментлар оркестры, “Яшьлек” дип аталучы вокаль-инстументаль ансамбль һәм менә бүген бирегә килгән камера ансамбле эшләп килә. Без күпчелек  хәйрия концертлары белән чыгыш ясыйбыз. Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат- йорты турында  интернет челтәреннән белдем, менә бүген биредә яшәүчеләр белән очрашу бәхетенә ирештек. Безнең музыка байлыгыбыз искиткеч дәрәҗәдә мул, олы бит. Бу юлы программабыз татар композиторлары, халык көйләреннән төзелгән, биредә яшәүчеләр белән дә шушы байлыктан уртаклашасыбыз килде”,- ди милли-мәдәни үзәкнең иҗат бүлеге белгече Ләйсән Низаметдинова.

Интернат-йортта эшләүчеләр элек бирегә музыка кораллары, скрипка, саксофоннар белән әле килгәннәре булмавын әйтәләр. Шуңа күрә бу концертны өлкәннәр тыңлармы, ошатырмы дигән шик тә тумый калмаган. Әмма чынбарлык бөтенләй башкача килеп чыккан, картлар һәм инвалидлар өчен бу көтелмәгән, шул ук вакытта тансык бүләк булган.

“Мин телевизор яисә радиодан музыка тыңлаганым юк, оркестр килә дигәч, кызыксынып кына чыгып утырган идем сәхнә янына. Иң беренче скрипка тавышын ишетүгә музыка үзенә җәлеп итте, чынбарлыкта тыңлау, радиодан ишетелгәннән үзгәрәк икән. Саксофончы егетнең авыр, зур уен коралында җиңел итеп, минем яшь чакта яратып тыңлаган, авыз эчемнән генә көйләп йөргән “Эзләдем бәгърем, сине” не уйный башлагач, үземнең кайда утырганымны оныттым хәтта”,- ди сиксән биш яшенә җитеп килүче Разил ага Лотфуллин.

Әлеге концертны алып баручы, сәнгать тарихы белгече Наталья Попкованың тамашачы белән аралашуы да, өлкәннәргә уңай тәэсир, күңел күтәренкелеге өстәде. Аның урынлы шаяртулары, дустанә сөйләшүе артистлар һәм аларны тыңларга җыелган өлкәннәрне тату бер гаилә итте дә куйды. Концерт программасы тәмамлангач та, тагын бер генә көй уйнауларын үтенделәр. Артистларның барасы урыннары булса да, саубуллашып чыгып китмәделәр, азактан камера ансамбленең җитәкчесе Юлия Страхова рус һәм татар телләрендә башкарган  җырларын бүләк итте. Өлкәннәр концертта катнашучыларга рәхмәтләрен белдереп, гөрләтеп кул чаптылар, һәр икесенең берсе, тагын кайчан килерсез икән дип сорамый калмады.

Исламия Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев