Лениногорск Картлар йортында тәрбияләнүчеләр шахмат ярышында катнашты
Казан шәһәрендә дәүләт социаль учреждениеләрендә, социаль ярдәм алучыларның республика күләм шахмат-шашка турниры булды.
Әлеге бәйгедә Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче, бу уен белән бик мавыгып уйнаучылар да катнашты. Аларның берсе – Разил Лотфуллин, икенчесе – Равил Саматов.
Республика бәйгесендә 46 – өлкән яшьтәге һәм 21 бала катнашты. Балалар өчен турнир аерым үткәрелде, ә менә яшүсмер егетләр-кызлар һәм өлкәннәр үзара ярышты. «Акыл яшьтә түгел — башта» дигән әйтем, нәкъ менә бу уенга туры килеп тора. Лениногорск картлар һәм инвалидлар йортыннан турнирга килгән Һәвәскәр шахмат-шашка осталарының берсенә − 83 яшь, икенчесенә - 82. Билгеле, башкала кадәр башкалага ярышка бару өчен, башта өлкәннәргә үзләренең осталыгын күрсәтергә туры килде. Интернат-йортның үзендә, бәйгенең беренче туры үтте дисәң дә була. Башта социаль ярдәм алучылар үзара ярышкан, аннары алар интернат-йортның директоры Рәмис Галиевны үзе өлкәннәр белән зирәклек һәм осталыкка көч сынашкан. Рәмис Миннәхмәтовичның үз сүзләре буенча, аларның кайберләренә ул оттырган хәтта.
"Аеруча Разил ага оста уйный, мин бу уенны күптән яратып уйнасам да, аңа җиңелдем. Шуңа күрә республика бәйгесенә иң беренче кандидат кем булачагына шик тумады. Равил ага да оста уйный, иртүк бик җанланып, билгеле, призлы урыннарга өмет итеп чыгып киттек башкалабызга",- ди җитәкче.
Казанда мондый шахмат-шашка бәйгесе быел сигезенче тапкыр узды. Разил аганың Лотфуллинның бу инде икенче ярышлары. Бәйге 5 турдан тора иде. беренче турда ук ул үзе шикелле, шахмат-шашка уенына гына түгел, җыр-моңга гашыйк Мамадыш егете Артур Афанасьев белән уйнады. Уен арасында алар гармуннар, үзләре яраткан җырлар турында да гапләшеп алдылар. Өстәвенә, алар икесе дә гармунчы булып чыкты. Артур бик матур итеп җырлый да, үз районнарының сәхнә йолдызы ул. Интернат-йорт баскычыннан менгәндә дә "Иртә -буран, кич тә —буран"ны көйләп йөрүче Рәмзил ага өчен, яңа танышы — көндәш түгел, сәхнәдәш дус сыман булды.
"Гамунда уйнаучы кешене күрсәм, аның белән сөйләшми кала алмыйм. Гармунны да, шахмат-шашка уенын да яратам. Үзебезнең йортта без гел уйныйбыз, бәйгеләр дә оештырабыз, бөтен кирәк нәрсә бар. Ә менә гармун мәсьәләсендә кыенырак, искерделәр инде, аларны төзәтүче дә юк бит хәзер. Их, менә берәрсенең өендә бер эшсез ята торган гармун бардыр инде ул",- ди Разил ага.
Шахмат-шашка урнирында катнашкан икенче уенчы Равил ага да сынатмады. Үзенең көндәшләре белән уртак тел табып, кайсыларын җиңеп, бер-икесеннән җиңелсә дә, бәйгедә катнашуына бик канәгать булуын белдерде.
Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат йорты данын яклап көрәшкән өлкәннәр, җиңү яисә призлы урын ала алмасалар да, азаккы турга кадәр ярышып, иң осталар унлыгына керделәр.
"Әле бит киләсе ел да бар, ныгытып әзерләнәбез дә тагын киләбез",- дип, яңа уңышларга рухланып кайтып киттеләр.
Исламия Галимова, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев