Лениногорск Мәдәният сараенда бәйрәм кичәсе узды (+бик күп фотолар)
Лениногорск Мәдәният сарае 60 еллык юбилеен билгеләп үтте.
Юбилей кичәсенә зал тутырып халык җыелган, алар арасында мәдәният өлкәсендә күпме еллар хезмәт иткән ветераннар да, шәһәр администрациясе вәкилләре дә бар иде.
Иң элек сәхнәдә урнаштырылган зур экранда Лениногорск Мәдәният сараеның тарихы, эшләнелеше белән таныштырып видео күрсәтелде.
Аннары сүз Мәдәният сарае директоры Флера Төхвәтовага бирде. Ул барчасын юбилей уңаеннан тәбрик итеп, Мәдәният сараеның бүгенгесе турында сөйләде:
«Бүген Мәдәният сараеның юбилее — 60 яше. Тарих өчен бу — бер мизгел, ә кеше өчен, бигрәк тә, минем өчен — бөтен гомер. Мәдәният сараенда хезмәт итүемә — 46 ел. Ничә ел эшләү дәверендә ул минем икенче йортыма, ә хезмәт итүче коллектив гаиләмә әверелде. Мәдәният йортына 19 яшемдә килеп, эшкә чумдым. Үз эшемне бигрәк яраттым. Шәһәребезнең талантлы кешеләре — Евгения Рослова, Рәшид Зәркәев, Игорь Лисин, Галия Мөхәммәтҗанова, Гөлнара Хәсәнова, Александр Володин бергә эшләвем белән горурланам. Шулай ук, Мәдәният сараена нигез салган, шул чорда мәдәният өлкәсендә хезмәт иткән ветераннарыбызга да олы рәхмәтемне белдерәм. Алар — Минсәет Зиен, Мәдинә Сафиуллина, Мария Фәттахова, Энҗе Әхмәтова, Анна Быкова һәм башкалар. Мәдәният сараеның элек «Техника йорты» булуын да хәтерлисездер әле күбегез? 26 ел буена «Лениногорскнефть» идарәсе карамагында булды. Хәзер Мәдәният сарае аңа карамаса да, бүгенге көндә дә нефтьчеләребез һәрдаим ярдәм итеп торуын дәвам итә",-дип сөйләде ул.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов:
"Бүген лениногорскилыларның күбесе яратып йөргән Мәдәният сараена — 60 ел. Мәдәният өлкәсендә күп еллар хезмәт иткән ветераннарга чын күңелдән рәхмәт сүзләре җиткерәм, сезгә исәнлек, озын гомер телим",- диде ул.
Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлнара Зарипова да матур теләкләрен җиткереп:
"Мәдәният сарае шәһәребездә яшәүче халыкны үзенә туплый, матур бина әллә каян үзенә җәлеп итеп тора. Монда эшләүче хезмәткәрләрнең роле бик зур. Күпме талантлы кеше хезмәт итә монда. Хезмәтегез өчен бик зур рәхмәт сезгә. Без сезнең белән, сез тәрбияләгән талантлы балалар белән горурланабыз. Эшегездә иҗади уңышлар, күңелегез һәрчак яңа идеяләргә илһамланып торсын",- дип теләде.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бүгенге көндә Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова бүгенге көндә дә шәһәрдә узган бәйрәм чараларында актив катнашып килә. Мәдәният сараеның юбилее уңаеннан ул да котлау сүзләрен әйтте:
"1987 елда Лениногорск шәһәренә укырга килдем, ә 1989 елдан Мәдәният сарае сәхнәсендә. Лениногорск шәһәренең Мәдәният сарае — ул мәдәният учагы. Иҗат әһелләрен, иҗат кешеләрен генә түгел, иҗатны яратучы һәрбер тамашачыны җыючы илаһи урын булып тора. 2003 елдан 2013 елга кадәр Мәдәният идарәсендә эшләдем, иҗатым белән шөгыльләндем, район һәм шәһәркүләм иҗади эшләрне башкардым. Бүгенге көндә дә иҗаттан да аерылып булмый, Мәдәният сараеннан да. Һәрвакыт та шунда күңел тарта, концертларда, чараларда катнашабыз. Монда бергә эшләгән коллективны күрү — үзе бер бәхет",-диде ул.
Миләүшә Исхак кызыннан истә калган вакыйга турында сораштым. Ул 2003 елда Мәдәният сараена килгәч, май аенда беренче концертын куюы, аны Флера Төхвәтова белән Евгения Рослова хуплавын әйтте. Флера Загитовнаның иҗади кешеләрне күрә белүен ассызыклады. Миләүшә Исхак кызы Мәдәният сараена килгәнче, Флера Төхвәтова аңа синең кебек иҗади кешеләр кирәк, кил әле син безгә эшкә, дип чакырган булган. "Озак уйлап тормадым, эшкә килдем. 10 ел үткән вакыт истә калырлык булды",-дип уртаклашты.
Мәдәният сараенда эшләп килүче Р. Шиһап исемендәге татар халык театры да үзебезнең районда гына түгел, ә тирә-як шәһәр-районнарга да бик таныш. Театрыбызның талантлы артисткасы, озак еллар режиссер булган Мәдинә апа Сафиуллина да юбилей уңаеннан оештырылган бәйрәмгә килгән иде. Аның балачак хыялы тормышка ашуы, театр дип янып-көеп йөргән яшь чакларын искә алды ул.
«Театр белән «җенләнүем» беренче сыйныфта укыган чакларга туры килә. Г. Тукайның «Кисекбаш», «Пар ат» шигырьләреннән пьесалар куела, без актив катнаша идек. Һөнәрем буенча фельдшер-акушер, шәфкать туташы булып эшләдем үз шәһәребездә. Пенсиягә чыккач, театрга бөтенләйгә килдем. Иң беренче сәхнәдә куелган театрыбызны хәтерләмәсәм дә, Г. Камалның "Банкрот«ы истә калган. Театрда эшләү дәверендә Казанга, күрше районнарга йөрдек. Конкурсларда катнаштык, «Иң яхшы актер», «Иң яхшы коллектив» дигән исемнәр алдык. Күп тапкырлар «Татар радиосына» чакыралар иде үземне. Бик күп Рәхмәт хатлары, Татарстанның мәдәният хезмәткәре, Россия буенча төрле лауреат исемнәре дә яуладым. Халык мәхәббәте безгә — иң олы бүләк",- диде ул.
12нче лицей укытучысы Надежда Ермолаева: "Мәдәният сараена мәктәптә укыган вакытларда хорга, бал биюләренә, театр студиясенә йөрдем. Шуңа күрә дә, ул минем күңелемә бик якын. Бүгенге көндә нинди генә бәйрәм чарасы, бәйрәм концертлары үткәрелмәсен, барысына да килергә тырышам. Элекке Мәдәният сараен бүгенгесе белән чагыштырсак, күп нәрсә үзгәрде. Тышкы яктан да, эчке яктан да реконструкция ясалды. Мәдәният сараен юбилее белән котлыйм. Анда эшләүчеләргә иҗади уңышлар телим«,-диде.
Бәйрәм җыр-моң, биюләр, Мәдәният сарае хезмәткәрләрен, ветераннарны бүләкләү мизгелләре белән үрелеп барды. Аларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мактау грамотасына, мәсәлән, Мәдәният сарае җитәкчесе Флера Тухватова, иҗади эшләр буенча директор урынбасары Светлана Пуденева, Мәдәният сарае режиссеры Регина Билалетдинова, яктырткычларны җайлаучы Денис Тимофеев һәм башкалар. Рәхмәт хатларына, шулай ук, сәнгать җитәкчесе Гөлфия Зиатдинова, Любовь Липатова һәм башкалар лаек булды.
Мәдәният сараеның 26 ел дәвамында нефтьчеләр карамагында булуын да әйтеп үттек. 21нче цех 26 ел буенча «Лениногорскнефть» идарәсе цехы булып торган. Сморт-конкурс, фестивальләр, бәйрәмнәр югары дәрәҗәдә узган. Бүгенге көндә дә нефтьчеләрнең ярдәмен тоеп яши Мәдәният сарае.
«Татнефть» директорлар советы әгъзасы, «Лениногорскнефть» идарәсенең элеккеге начальнигы Рафаил Нурмөхәммәтов белән Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ирек Ханипов Мәдәният сарае юбилее белән котладылар. "Хәтерлим әле, менә шушы сәхнәдә үзешчән сәнгать смотрына әзерләнгән көннәрне. 1996 еллар иде. 24 баянчы — нефтьчеләребез чыгыш ясады. Бүгенге көндә хезмәт куйган коллективларга иҗади уңышлар телим",-диде Рафаил Сәитович.
"Мәдәният сараена реконструкция ясалды. Сәхнә бүгенге көндә зур экранлы телевизор, яктырткычлар белән тәэмин ителде. Әлбәттә инде, нефтьчеләр ярдәме белән. Киләчәктә дә Мәдәният сарае эшчәнлеген дәвам итсен, хезмәткәрләргә исәнлек, иҗади уңышлар теләп калам",-дип котлауларын җиткерде Ирек Ханипов.
Рафаил Нурмөхәммәтов төрле елларда эшләүче мәдәният хезмәткәрләренә, Геннадий Садовниковка, Мәдинә Сафиуллинага, Илсөяр Федюкевичка, Нина Крюковага, Энҗе Әхмәтҗановага, Фәйзи Хөснуллинга, Евгения Рословага Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләкләрләр тапшырды.
Евгения Рослова Мәдәният сараеннан киткәч, нефть тармагына эшкә кергән. Инде пенсия яшендә булса да, эшләп йөри. Үзе хезмәт куйган компания исеменнән юбилей белән котлап, 100 мең сум бүләк итте.
Мәдәният сараеның 60 еллык юбилее һәркем өчен дә онытылмаслык һәм истә калырлык булды.
Рамия Гарифуллина, автор фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев