Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сараенда «Минем гаиләм — минем шатлыгым» бәйгесе узды (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараенда Гаилә елы һәм Гаилә көне уңаеннан гаиләләр катнашында «Минем гаиләм — минем шатлыгым» бәйгесе үткәрелде.

Анда барлыгы 6 гаилә — Шәриповлар, Ерофеенко, Апаковлар, Билалутдиновлар, Савельевлар, Михайловлар катнашты. 

Гаилә көне уңаеннан оештырылган бәйрәм-бәйге шәһәребезнең иң талантлы яшь җырчыларыбызның берсе — Эльвина Гадельшинаның «Гаиләгә гимн» җырын башкару белән башланып китте. Шуннан соң, бәйрәмгә килгән халыкка яшь артистларыбыз — Степан Сагидуллин, Екатерина Исмәгыйлева, Ислам Вәлиуллина, Эмилия Тазиева, «Татар егетләре», «Кояшкай», «Сәрвиназ» төркемнәре матур җырларын бүләк итсә, «Империя» бию төркеме үзенчәлекле биюләр башкарды. 

Бәйрәм барышында, шулай ук, 6 бала тәрбияләүче, үзмәшгуль — Елена Мунина торак алу өчен сертификатка ия булды. Аңа сертификатны район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Вагизова тапшырды. 

Бәйрәмнең конкурс өлеше — «Визитка», "Иҗади номер"дан торды. Һәр гаилә үз гаиләсе белән таныштырды, нинди талант иясе, нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтте. 

Мәсәлән, Гүзәл һәм Ленар Шәриповлар гаиләсе турында әйтеп үтик. Алар иҗади гаилә булып чыкты. Кызлары Ралина белән уллары Рияз да бик актив укучылар. 11нче гимназиядә белем алалар. Музыка мәктәбенә дә йөриләр, Рияз баянда уйнаса, Ралина скрипкада уйнарга ярата. Гүзәл Шәрипова, үзе әйтүенчә: "Шәһәркүләм генә түгел, ә район һәм республикакүләм үткәрелгән барлык бәйрәм чараларында, конкурсларда катнашырга тырышабыз. Күбесенчә, әлбәттә, балалар. Алар теге яки бу конкурста катнашырга теләк белдерсә, әтиләре белән һәрвакыт ризалашып, ярдәм итәбез. Мин үзем татар халык ашларыннан булган тәмле ризыклар пешерергә яратам. Мәсәлән, бәлеш, өчпочмак, каз. Һәрбер бәйрәмне гаиләбез белән бергә үткәрергә тырышабыз. Бөтен гаилә, туган-тумачалар авылда әти-әни янына җыелышып, күрешеп яшибез",- дип сөйләде ул. 

Шәриповлар быел 20 февральдә 15 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үткән. Быел Гаилә елы булгач, алардан, бәхет нәрсә ул? Гаиләнең ныклы булуының сере нидә? кебек сораулар да бирмичә булдыра алмадык. «Гаиләнең ныклы булуының нигезе, әлбәттә, беренче чиратта — ярату, бер-береңне хөрмәт итеп яшәүдә. Күпләр, ничә ел гомер иткәч мәхәббәт тормыш мәшәкатьләренә кереп чуму сәбәпле югала, диләр. Безнең гаиләдә киресенчә, ярату һәм хөрмәт итү беренче урында, берәр борчу-мәшәкать килеп туса, уртага салып сөйләшәбез, бергәләп хәл итәбез. Ачуланышып, ни файда? Шулай ук, тормыш иткәндә бер-береңә юл кую да, береңнең сабыр булуы да кирәктер»,-ди алар. 

Бәйрәмгә килгән тагын бер гаилә турында язып үтәсем килә. Ул — Николай һәм Светлана Савельевлар гаиләсе. Алар үзләренең танышу тарихы, гаилә традицияләре, яратып әзерләгән ризыклары турында сөйләде. 

Светлана Савельева сөйләвенчә, алар кичке биюдә танышкан. Светлана Самара өлкәсендә яшәүче туганнарына еш кунакка кайта торган булган. Туганы белән кичке биюгә чыккалый алар. Николай, ул вакытта, шул авылдагы инструменталь ансамбльдә уйнаучы була. Язмыш аларны таныштыра, кавыштыра. 

Равил Сагитдинов (https://vk. com/id610861121) фотосы
Равил Сагитдинов (https://vk. com/id610861121) фотосы

Светлана: «Мәхәббәт ул шундый көчкә ия, без бер-беребезгә беренче күрүдә үк гашыйк булдык. Һәм, менә, бүгенге көндә дә иңне-иңгә куеп, 38 елга якын бергә яшибез. Өч бала үстердек — ике малай һәм бер кыз. Инде оныкларыбыз үсеп килә. 9нчы ел инде шәһәребезнең „Россиянка“ ансамбленә йөрибез. Мин, шулай ук, „Вдохновение“ клубы җитәкчесе дә. Клубка йөрүче хатын-кызлар белән иҗади кичәләр, кич утырулар, төрле мастер-класслар, бәйрәм чаралары үткәрәбез», — ди. 

Бүгенге көндә күп кенә гаиләләр үзләренең нәсел агачын барлый, туганнарын таба. Савельевлар гаиләсендә дә әле күптән түгел генә әлеге традиция барлыкка килгән. 2019 елдан башлап алар да бөтен туганнарын барлый, эзли, таба. Бүгенге көндә нәсел агачын барлап 55 туганын тапкан алар. 1862 елда туган туганнарына һәйкәл итеп имән агачы утыртканнар. Агач гади генә түгел, ә «серле». Шешә эченә барлык туганнарының исемен язып, агач төбендә калдырып, күмеп куйганнар. Шулай ук, нәсел агачы мәгүлүматын кулланып китап та чыгарырга исәпли алар. Китап өчен 700гә якын туганының исемлеге дә әзер икән инде. Светлана сөйләвенчә: «Без — чуваш милләтеннән бит. Китапта, шулай ук, чуваш милләте турында, үзебезнең туганнарның килеп чыгышы, яшәеше, көнкүреше турында да язасыбыз килә»,- дип уртаклашты. 

«Минем гаиләм — минем шатлыгым» конкурсында катнашкан калган гаиләләр дә җыр-моңга, биюгә, нәфис сүзгә оста иделәр. Аларның һәрберсен жюри әгъзалары бәяләп барды. Гаилә көне уңаеннан оештырылган бу бәйрәмдә барлык гаиләләргә дә Диплом һәм грамота, истәлекле бүләкләр бирелде. 

Рамия Гарифуллина.

Равиль Сагитдинов фотолары да бар. 

 

Равил Сагитдинов (https://vk. com/id610861121) фотосы
Равил Сагитдинов (https://vk. com/id610861121) фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев