Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Мәдәният сараенда Шүрәле сандыгын карадылар (+фотолар)

Лениногорск Мәдәният сараеның фойесында Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулу уңаеннан әдәби кичә үтте.

Кичәне алып баручы Регина Гиззатуллина чарага килгән балалар бакчасы нәниләрен шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштырды, аның авыр язмышы турында сөйләде.  


Балалар бакчасы сабыйлары өчен зур экран аша “Туган тел” әкияте күрсәтелде. 
Балалар бакчасыннан килгән балалар Габдулла Тукайның шигырьләрен ятлап килгәннәр, Рамазан Исламов “Мышка в молоке”, София Учаева “Карлыгач”, Самира Сәлимгәрәева “Бала белән күбәләк”, Диана Әхмәтова “Кошларга” дигән шигырьләрне матур һәм сәнгатьле итеп башкардылар. 


Әлбәттә, кичә әкият геройларыннан башка узмады. Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән сарык та килгән иде. Алар балалар белән капчык киеп, кашык белән йомырка тотып йөгерү кебек уеннар уйнады. Алып баручы Регина Гиззатуллина “Түбәтәйле” уенын уйнатты. 


Кичә барышында Габдулла Тукайның әсәрләреннән кыскача өзекләр дә укылды. Балалар аларның Габдулла Тукайның кайсы әкиятеннән, шигыреннән икәнен әйтергә тиеш иде. 
11 нче гимназиянең “Айсылу” балалар театры түгәрәгенә йөрүче укучылар “Шүрәле сандыгы” күренешен күрсәтте. 
Соңыннан, барысы бергә Габдулла Тукайның “Туган тел”ен җырлады.

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев