Лениногорск мәдәниятенең чишмә башында торучыларның берсе - Фәйзи Хөснуллин
Лениногорск төбәгенең мәдәният дөньясына, милли мәдәниятебезгә зур өлеш керткән якташыбыз Фәйзи Хизбулла улы Хөснуллин буыннарның моңлы бәйләнеше сагында торучы кешеләрнең берсе.
Фәйзи Хизбуллович бик кадерләп саклаган кечкенә генә кыңгыраулы тальян гармунны кулына алып, сыздырып уйнап җибәрде. Бик күптәнге, әмма күңелгә бик якын булган моң. Бу көйне безнең әби-бабайлар, әти-әниләр дә ишеткән бит, һичшиксез, бездән соң килгән буын да аны ишетеп, хозурланырга тиеш.
“Бу гармунга беләсеңме ничә яшь, әйтсәң кеше ышанмаслык, аның 1906 нчы ел дип язылган язуы һәм танып булмый торган тагын бер язмасы бар, анысы берәр фамилия яисә исем кебек. Бу тальян гармунының кайдан килгәнен дә белмим, ул гомер буе саклана миндә”,- ди Фәйзи ага.
Әлеге тальяннан тыш, аның өендә милли мәдәни тарихыбыз, Лениногорск төбәгенең республикага һәи илгә таныш күренекле кешеләре турында күп истәлекләр саклана. Алар арасында танылган язучыларыбыз һәм шагыйрьләребез Рамазан Байтимеров, Шамил Бикчурин, Җәмит Рәхимов, Шәрига Таһирова, Лениногорск телевидениесе оешкан елларда аның беренче дикторы булган, аннан озак еллар дәвамында республика телевидениесендә тапшырулар алып барган Рөстәм Нәбиуллин, туган шәһәребез турында иң беренче җырның музыка авторы, рус милләтеннән булган беренче татар композиторы Александр Ключарёв һәм тагын бик күп олы шәхесләребез бар.
Танылган рәссам һәм скульптор, Фәйзи аганың дусты булган Яскәр Зиннәтуллинның берничә иҗат эше дә бар. Әлеге данлыклы шәхесләребез белән бергә эшләп, аралашып яшәгән, үзе дә алар рәтендә булган Фәйзи Хизбуллович истәлекләре белән бик теләп уртаклашты. Шәһәребез төзелә башлаганнан соң 1960 нчы елларда аның мәдәни тормышы, яшьләрне иҗатка тарту, мәдәни агарту эшенең ничек баруы турында сөйләде.
Фәйзи Хизбулла улы Хөснуллин Чистай районының Акбулат авылында туып-үскән. Әле кечкенә малай чагында ук гаиләләрендә сакланган гармунда үзе ишеткән халык көйләрен, композиторлар иҗат иткән көйләрне тарткалап чыгара башлаган. Җыр-моңга хирыс малайның тырышлыгы бушка китмәгән, аны мөгаллимнәре дә күреп алган. Мәктәптә узган чараларда ул иң актив катнашучыга әверелгән.
1963 нче елда Чистай шәһәренең 2 нче мәктәбен тәмамлагач Казан педагогия институтының музыка факультетына укырга кергән. Анда укыган елларында да уку программасы һәм уңышлы итеп имтиханнар тапшыру белән чикләнмичә, иҗт тормышына да зур урын биргән.
“Аеруча истә калган мизгелләрнең берсе – без үзебезнең институтның 50 кешедән торган хоры белән Таллинга бик зур мәдәни чарага бардык. Билгеле, анда безне чакырып алдылар. Таллинның җитмеш биш мең кешегә исәпләнгән “Певческое поле”дигән урынында чыгыш ясадык. Аның сәхнәсе диңгездән ерак түгел кечкенә генә калкулык итәгендә урнашкан. Бу табигать тарафыннан эшләнгән амфитеатр сыман, ерак рәтләрдә торучылар тамашаны бераз өстән күзәтәләр, аларга сәхнә генә түгел, Балтик диңгезенә искиткеч панорама ачыла. Чыгышыбыз өчен без латин телендә реквием өйрәндек, йөзләгән репетиция ясап шул чаклы кеше алдына чыктык, уңышлы итеп башкардык”,- ди Фәйзи Хизбуллович.
1961 нче елда Лениногорскида музыка һәм рәсем сәнгате-графика бүлегеннән торган педагогия училищесы ачылган. Менә шул уку йортына, Казан педагогия институтының музыка факультетын тәмамлап чыккан егет һәм кызларны мөгаллимнәр итеп җибәргәннәр.
“Без 11 кешелек төркем булып училищега килеп төштек. Разим Вәлиуллин, Фәнис Йосыпов та безнең арада иде. Студент елларында бергә булган яшьләр, барыбыз да иҗат белән кызыксына, әлбәттә җиң сызганып эшкә керештек. Берничә елдан безне халыкара “Волга” яшьләр лагерына ялга җибәрделәр. Менә шушы очрашулар мине Казан консерваториясенә алып килде, хыялым – композитор булу иде. Әмма консерваториягә теләп керсәм дә, уку тәэсирләндермәде, бер ел укыганнан соң янә Лениногорскига әйләнеп кайттым, тормышымны һәм иҗатымны шунда дәвам иттем”,- ди Фәйзи Хизбуллович.
Консерваторияне калдырып, янә Лениногорскига кайтуында район җитәкчелеге дә роль уйнаган, талантлы-тырыш яшь педагог, мәдәният үсешенә зур өлеш кертүче яшь белгечне читкә җибәрәселәре килмәгән. Янә училищега кайтуын сораганнар. Анда эшли башлаган көннәрдән бер көнне Фәйзи Хөснуллинны КПССның Лениногорск горкомы беренче секретаре Леонид Смагин дәшеп китергән һәм мәдәният идарәсенә җитәкче кирәген әйткән.
… Кайда гына эшләсә дә иҗат эше гел янәшәдән барган, шушы еллар эчендә Фәйзи Хөснуллин йөзләгән җыр, романс, балалар өчен скрипка, фортепьяно сюиталары, баян өчен музыкаль эшкәртмәләр язган. Аның Рамазан Байтимеров, Клара Булатова, Рәшит Шиһапов һәм тагын башка шагыйрьләрнең сүзләренә язылган көйләре республика телевидениесе, радиосыннан еш ишетелгән. Лениногорск мәдәният идарәсе белән ул 1995 нче елга кадәр җитәкчелек иткән. Алдынгы, тырыш хезмәте өчен Россия һәм Татарстан мәдәният министрлыгыннан дистәләгән мактау грамоталары, рәхмәт хатлары алган.
1988 нче елда Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган.
Тормыш иптәше Суфия ханым белән ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары икесе дә югары белемле, әтиләре юлыннан китмәсәләр дә, тормышта үз урыннарын тапканнар.
Язма тулысынча "Заман сулышы" газетының 44 нче санында басылды.
фотолар: Исламия Галимова


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев