Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәгариф ветераннары район тарихын барлый

Мәгариф идарәсе каршында эшләп килүче ветераннар советының эш планына Лениногорск районын һәм күрше районнарның тарихын тагын бер кат өйрәнү, яңалыкларны күреп, барлау бурычы куелган төрле чаралар кертте.

Бу хакта безгә – редакциягә Лениногорск мәгариф идарәсе ветераннары рәисе Люция Ильина хәбәр итә.

“Узган елның җәендә Шөгердә урнашкан Нефть музеена ясалган экскурсиядә без – 30дан артык кешедән торган төркем тирән кичерешләр кичергән идек. Иң беренче хис – бу – горурлык, патриотлык хисләре. Музейны төзү, аны шундый зур масштаблы итүгә түгелгән көч – шаккатарлык. Музей җитәкчелегенә, хезмәткәрләргә, төзүчеләргә баш иеп, рәхмәт әйтәсе килә”.

Ветераннарның икенче сәяхәте –  Федотовка һәм Яңа Сережкино авылларына булган.  “Федотовкада капиталь ремонт үткәрелгән мәктәп үзенең чисталыгы, матурлыгы белән барыбызны да сокландырды. Укучыларның аз булуы, укытучылар җитмәве – монысы инде гомуми кичерә торган борчу”, - дип яза Люция Ильина.

Очрашу бик күңелле, эчтәлекле булды, ди ул. Очрашуның матур булуына милли киемнәр киеп, укучылар һәм укытучылар коллективының милли ризыклар белән каршы алып, матур итеп керәшен җырларын башкарган ансамбль хезмәтен ветераннар бик югары бәяләделәр. Ансамбль җитәкчесе – Людмила Афанасьева. Тарих фәне укытучысы Александр Григорьев мәктәп тарихы белән таныштырды. Каршы алган мәктәп директоры Валентина Кирилловага да рәхмәт сүзләре ирештердек. Гомумән, мәктәпнең һәр эшчесе, пешерүчесе, укытучылар һәм укучылар – минем кунак коллегаларымда зур хөрмәт хисе уятты, ди.

«Авылдашлар көче белән ясалган “Питрау чишмәсе” дигән чишмә турында “Заман сулышы” газетында язылган иде. Бу урын авылдашларның һәм кунакларның яраткан урынына әйләнде. Чишмә янында ял итү өчен кирәкле җайланмалар ясалган. Ашау-эчү әзерли торган урыны да бар. Самавырлар, казан өчен урыннар ясалган. Концерт мәйданчыгы турында да онытмаганнар. Җыйнак кына өй каршы ала. Монда барысы да уйлап эшләнелгән, ясалган. Пөхтә, чиста итеп, кадерен белеп, саклап тотарга гына кирәк бу урынны», - ди Люция ханым.

Авыл уңганнарының ярдәменнән башка гына эшләнер идеме икән бу эшләр, әйтүе кыен. Шулай ук Федотовка кияве Марат Гимаевсыз бу матурлык эшләнмәс иде. Ә инде башлап йөрүче, үзенең физик һәм матди көчен салучы Григорий Портновны әйтергә кирәк, дип саныйм. Табигатькә, авылына башы-аягы белән чумган бу егет зур эшләр башкара.

Ветераннарны биредә дә җылы каршы алдылар. Хатыны Олеся Петрова  аш тәлинкәләренә кадәр биреп төшергән. Безне самовар чәе, көлдә пешкән бәрәңге, чиста ашъяулык япкан өстәлләр көтә иде. Гапләшә-гапләшә, авылыбыз уңганнарына рәхмәт әйтеп, Федотовканың гүзәл почмагында горурланып утырдык. Уңганнар турында сөйли башлагач, эшчән ир-егет Владимир Кирилловны әйтмичә булмый. Чишмә тирәсен ясауга булышучыларга: урман хезмәткәре – Василий Ильин, Давид Ивановларга рәхмәт әйтәләр, ди Люция ханым.

Машиналар Яңа Сережкинога юл алды. Анда гаҗәеп этнографик музей эшләп килә. Мәдәният йорты директоры Александр Ванюков һәм ветеран педагоглар советы рәисе Антонида Саушкина милли киемнәр һәм милли җырлар белән каршы алган. 

“Антонида Александровна –  шагыйрә, матур итеп җырлый, чын патриот-волонтер. Хәрби операциядәге егетләргә бик күп ярдәм оештырды. Ә музейны зур соклану белән карадык. Урыны гына кечкенәрәк. Әмма искиткеч бай, экспонатлар күп. Александр Ванюков – чын талант иясе. Үз куллары белән уен кораллары ясый, үзе уйный. Без дә биедек, уйнадык, җырладык. Менә шулай сәяхәт тәмамланды. Ветеран-педагогларның күзләрендә шатлык, канәгатьлек хисләре күрү минем үземә ошады”, - дигән фикерен җиткерде Мәгариф идарәсе ветераннар советы рәисе Люция Ильина.

 

фотолар: Олеся Петровадан һәм Люция Ильинадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев