Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск мәктәпләрендә Белем бәйрәме (11нче гимназиядән фоторепортаж)

Бүген - 1 сентябрьдә Лениногорск шәһәре һәм райноны мәктәпләренең 1нче сыйныфына 857 укучы килде.

Гомумән алганда, 2023-2024нче уку елында Лениногорск районы мәктәпләрендә 8500дән артык укучы белем алачак.

Бүген барлык мәктәпләрдә Белем бәйрәме үтте.

11нче гимназиянең беренче сыйныфына 76 укучы укырга керде. Нәни укучыларны гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина,  район башлыгы Рәгать Хөсәенов һәм РФ Дәүләт думасы депутаты Азат Ягафаров котлады.

Традиция буенча алдынгы укучыларга һәм югары уңышка ирешкән укытучыларга Грамоталар тапшырылды. Беренчеләр шигырь сөйләп күрсәтте.

Балаларның күңелен күрергә мультфильм геройлары килде. 11нче сыйныф укучылары белән беренчеләрнең парлап биюе дә һәркем күңеленә хуш килде.

Яңа уку елы уңышлы узсын! Яңа белемнәр яуларга булсын!

фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/9065739.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев