Лениногорск музее экспонатлары борынгы чигүле ашъяулык белән тулыланды
Шәһәрнең туган якны өйрәнү музеена 7 нче мәктәпнең технология укытучысы Гөлнур Дәүләтшина борынгы чигүле ашъяулык бүләк итте.
Ашъяулыкның тукымасы һәм җепләре гади генә түгел – 80 нче еллар раритеты. Гөлнур Дәүләтшина аларны танышыннан сорап алган. Эшне төгәлләр өчен дүрт айлап вакыт сарыф ителгән.
Ашъяулыкка тотыныр алдыннан Гөлнур ханым бик күп эзләнгән, татар чигүе буенча китаплар өйрәнгән. Нәтиҗәдә бизәкләрне ул Фоат Вәлиевның “Татар халык орнаменты” китабыннан сайлап алган, XIX гасырның икенче яртысына кагылган тамбурлы чигү үрнәкләрен кулланган.
Борынгы йолаларның тәртибен саклаучы, аларны яшь буынга җиткерүче музей өчен бу бик зур бүләк булган. “Музей фондында сакланучы экспонатлар гомерлек түгел, алар искереп бара, кайберсен кулга да алырга куркыта. Гөлнур ханым безгә үз ярдәмен тәкъдим иткәч, без аңа баурсак өчен ашъяулык чигә алмасмы, дигән идек. Элек-электән ата-аналар матур ашъяулыкка төрелгән туй бавырсагын ачып, балаларына изге теләкләр юллап, бавырсак каптырганнар. Татар туеның шушы йоласын күрсәтү өчен бик кирәк иде ул. Һәм ашъяулык инде әзер дә, искитмәле килеп чыккан,” – ди музейның экспозиция һәм күргәзмә эше буенча белгече Фәһимә Минаҗева.
Гөлнур Дәүләтшина беркайчан да бер урында тормый торган, һәрвакыт яңалыкка, камилләшүгә омтыучы кеше. Узган елны ул ТР мәгарифне үстерү институты инновацион мәйданчыгында катнашырга уйлаган һәм милли киемнәр, бизәкләргә багышланган проект буенча эшли башлаган. Музейга бүләк итеп бирелгән ашъяулык та шушы проект кысаларында башкарылган.
Әле яңа гына Гөлнур Дәүләтшина милли бизәкле алъяпкыч чигүне тәмамлаган. Ул да проект кысаларында башкарылган эш. Алъяпкычта шулай татар халкы чигешенә хас булган чәчәк, үсемлек мотивлары кулланылган, бу чигү дә тамбур техникасында эшләнгән.
- Институтта укыган яшь вакытларда мин шома чигү белән мавыгып киткән идем. Ә тамбурлы чигү – минем өчен яңалык дияргә була. Быел мәктәптә эшләвемә 30 ел була. Шушы проектта катнашып, мин үземне сынап карарга булдым, үземне икенче бер яктан ачтым дияргә була. Бу минем өч дистә еллык хезмәтемә үзенә күрә бер йомгак ясау булды, – ди Гөлнур Дәүләтшина.
Гөлназ Хәйретдинова.
Язманы тулысынча "Заман сулышы" газетында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев