Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск нефтьчесе Мөнир Галиев «Россия Федерациясенең нефть һәм газ промышленностенең атказанган хезмәткәре» мактаулы исем алды

Мөнир Галиев мәктәптә укыган чакта ук “нефтьче булам” дип киләчәк һөнәрен билгеләп куя .

Җәйге каникул көннәрендә әтисенә ияреп эшкә барган Мөнир машинист кабинасы эчендә җир асты ремонтчыларының торбаларны оста итеп төшерүләрен җентекләп күзәтә. Кич белән исә кайтып китәр алдыннан җиһазларны урнаштырып калдыралар. Ул чакта Мөнир Галиевка әтисе һәм аның иптәше башкарган эшләр геройлыкка тиң кебек тоела.

“Мәктәптән соң әти янына барып, җир асты ремонтына алуны сорадым. Әти миңа башта ныклап уйларга кушты. Хезмәт авыр, сменалы эш графигы, җиңеп чыгарсынмы, бәлки башка һөнәр сайларсың, диде”, - дип искә ала Мөнир Миннулович.

1978 елда ул нефтьне комплекслы әзерләү һәм суыртып агызу цехына технологик җиһазлар ремонты буенча слесарь булып килә. 1981 елда пласт басымын көйләү (ППД) цехына күчә. Беренче остазы булган Николай Дорофеев аны бар эшкә өйрәтә.

Ул слесарь булып эшчәнлеген алып барган, авария, өзеклекләр булган урыннарга йөргән. Аннары эшче реагентын катламга куу буенча машинист булып хезмәт иткән. ППД технологияләрен, насос станцияләре җиһазларын, контроль-үлчәү җайланмаларын тулысынча өйрәнә. Җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен рационализаторлык тәкъдимнәре дә кертә. Һөнәри осталык конкурсларында катнаша, 2006 елда вахта составында өченче урынга лаек була.

Бүген Мөнир Галиев – катлам басымын көйләү (ППД) дежурные операторы, КНС 9с станциясенә хезмәт күрсәтә.

-    Станцияне 2009 елда эшләтеп җибәрделәр, шуннан бирле мин монда. Хезмәт күрсәтү зонасы зур. Сменалап эшлибез, көндез дә, төнлә дә, 12шәр сәгать белән. КНС территориясен бар яклап та йөреп чыгарга (обход) кирәк, безнең монда насослар һәм башка җиһазлар. Приборлар һәм компьютерлар буенча эш параметрларын карыйбыз. Шулай сменаның узганы да сизелми. Безнең бригада дус, бердәм. Дежурныйлардан кала, операторлар бар. Безнең мастер – Рамис Якупович Ибраһимов кешеләр белән эшли белә. Күптән түгел бригадага җаваплы, акыллы Нияз Залаков килде. Аны бригадир итеп куйдылар, - дип сөйли язма герое.

 “Әгәр нинди булса читкә тайпылышлар булса, диспетчерга, мастерга хәбәр итәбез. Алар алга таба күрсәтмәләр бирәләр. Элегрәк барысы да кул эше белән башкарыла иде, хәзер бар нәрсә дә автоматлаштырылган. Хезмәт торган саен интеллектуальрәк була бара”, - дип сөйли ул.  

Мастер кушуы буенча скважиналарны карарга да чыга, йә задвижканы алыштыра яисә җир асты яки капиталь ремонт өчен скважинаны әзерли.
Мөнир Галиевның “Лениногорскнефть” идарәсенә килүенә ноябрь аенда 45 ел булган. Арып, туеп киткән чаклар да буладыр инде, дигән сорауга ул: “Декабрь аенда миңа 63 яшь була. Әлбәттә, вакыты белән арыта. Шулай да көч һәм энергия бар әле, иң мөһиме сәламәтлек булсын. 45 ел бер мизгел кебек узган да киткән. Мин эшемә күнектем, анардан башка тора алмыйм кебек”, - дип җавап бирде.  

“Татнефть” компаниясенең мактаулы нефтьчесе, Татарстанның атказанган нефтьчесе, хезмәт ветераны бүгенге көндә тәҗрибәсен яшьләр белән уртаклаша. Быел Татарстан нефтенең 80 еллыгы һәм Ромашкин нефть ятмаларының 75 еллыгына багышланган тантаналы чарада нефтьчеләргә төрле дәрәҗәдәге бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләнүчеләр арасында безнең героебыз Мөнир Галиев та бар, аңа “Россия Федерациясенең нефть һәм газ промышленностенең атказанган хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде.


Сергей Трусов фотолары

Язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында 24 ноябрь санында чыкты.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев