Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы сайлау комиссиясе әгъзалары: Сайлаулар ачык узсын

8 сентябрьдә - җиденче чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлау көне.

Шулай ук 8 сентябрьдә Лениногорск районында җирле үзидарә органнары депутатларын өстәмә сайлау була.

Сайлау комиссияләре әгъзалары - актив гражданлык позициясе булган гражданнар, сайлаулар барышында сайлау процессын үтә күренмәле итәргә булышалар, барлык процедураларның үтәлешен күзәтәләр.

Шушы көннәрдә без дә аларның эшчәнлеге һәм үзләре белән таныштык.

1836нчы сайлау участогында сайлау комиссиясе әгъзасы булып Рамилә Чулпановна Фәхретдинова инде 10 еллап эшли. Әлеге участок Тимәш авылында  урнашкан.

“Участок сайлау комиссиясенә мин дус хатыным чакыруы буенча килдем. Комиссиядә башта секретарь вазифасында идем, соңрак комиссия рәисе вазифасын тапшырдылар, 5 ел эшләдем рәис булып. Ләкин ике җирдә дә җитәкчелек эшен алып бару кыенга туры килде, Мин сайлау комиссиясе әгъзасы гына булып калырга дип карар иттем, менә 5 ел комиссия әгъзасы булып торам”, - ди ул.

Рамилә Чулпановна Тимәш мәктәбендә 2006 елдан бирле балаларга белем бирә. Аңа кадәр 12нче лицейда эшләгән. Урын бушагач, яраткан авылына кайта. Башта Тимәш мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укыта, аннары башка фән укытучысына яңадан укып, хәзер менә 5 ел рус теле  һәм әдәбият фәне серләрен укучыларга төшендерә.

Укытучылык стажы  23 ел тәшкил итә, 14 ел - укыту эшләре буенча директор урынбасары. Кыскасы, башы-аягы белән мәктәп эшенә чумган ханым сайлау комиссиясендә дә эшләргә вакыт таба, йөгереп кенә участокка да барып килә, мәктәпкә дә яраткан эшенә килә.

“Мин үземнең авылны, аның кешеләрен яратам. Сайлауга әзерлек барышында авылдашлар белән күрешәбез, очрашабыз. Өйләргә барып, башта аларны чакырабыз. Сайлау көнендә дә алардан хәлләрен сорашам. Аралашу – минем өчен әһәмиятле, кадерле”, - ди Рамилә Чулпановна.

Участок сайлау комиссиясендә эшләү – җаваплы вазифа, сайлау процессы тәртибе төгәл булырга кирәк, дигән фикерен җиткерде ул.

“Сайлауларга алдан әзерләнә башлыйбыз. Авыл буенча йөреп, сайлау яшендәгеләрне тавыш бирергә килергә чакырабыз. Олырак яшьтәгеләрдән, мөмкинлеге чикле булганнардан участокка килеп сайлыйсызмы, әллә өйдәме дип сорашабыз, теркәп барабыз. Сайлауга кадәр 10 көн алдан дежурлык башлана. Участокка сайлаучылар килеп, үзләренең сорауларны бирергә мөмкин. Йә кайчакта телефон аша шалтыраталар. Сайлау көнне 1 сәгать алдан килеп, эш урынын әзерлибез, тавыш бирергә килүчеләргә барысы да җайлы булсын дип ясыйбыз. Аларга ут ничек төшә, кабинкага керү юлы уңайлымы – барысын да карарга кирәк”, - ди Рамилә Фәхретдинова.

Тимәш авылы мәдәният йортында ике сайлау участогы урнашкан. Икенче якта – 1837нче участокта, сайлау комиссиясендә Светлана Александровна Мишакина эшли. Ул – 42 ел эш стажы булган ак халатлы шәфкать туташы, Тимәш медпункты мөдире булып эшли.

“ФАПта да эшләгәч, сайлау участогында комиссия әгъзасы да булгач, халык таный, ничектер халыкка якын кебек тоям үземне. Сайлау участогы комиссиясе әгъзасы булып 1999 ел ахырыннан эшлим. Әлеге эштә катнашасым килде, гражданлык позициясен күрсәтәсем килде. Авылда яшәгәнгә, авылның үсеше өчен минем дә өлеш керсен. Шунда озак еллар яшәгәч, авыл тормышына битараф калып булмый”, - ди Светлана Александровна.

Хезмәт юлын Тимәш балалар бакчасында шәфкать туташы булып башлый. Аннары акушерка вазифасында Ромашкино медпунктында эшчәнлеген алып бара. 1997 елда исә Тимәшкә медпунктка күчерәләр. 2 ел элек биредә яңа ФАП бинасы ачылды, хәзер якты, җылы, уңайлы шартларда эшли.

“Сайлау комиссиясендә булу – сайлау кампанияләре турында халыкка дөрес һәм вакытында хәбәр итү, һәр тавышның һәрвакыт мөһим булуын һәркемгә җиткерү теләге ул”, - ди Светлана Мишакина.

 

Розалия Мостафина

автор фотолары

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев