Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районы ветеринария хезмәткәрләре терлекләргә көзге вакцинация ясауны дәвам итәләр

Алар кош гриппы һәм башка куркыныч авырулар үтеп кермәсен өчен район авылларында һәм шәхси секторда профилактик рейдлар үткәрә.

Безнең районда кошлар арасында кош гриппы быел күзәтелмәде, ә менә узган елгы хәвеф-хәтәр тиз генә онытыла торган түгел.

Лениногорск ветеринария берләшмәсе начальнигы Рашат Әхмәтов әйтүенчә, кош гриппы вирусы таралуның юллары кошларның башка җиргә очып китүләре белән дә бәйле, бу яз айларында гына түгел, көзен дә булырга мөмкин.

“Кошлар җылы якларга ерак араларны үтеп очалар, кайчакта су буйларына ял итәргә тукталалар.  Бәлки, алар белән бергә меңнәрчә километрларга вируслы һәм бактериаль патогеннар, шул исәптән кош гриппы да күчә торгандыр. Моннан тыш кыргый каз һәм үрдәкләрдән дә вирус таралуы бар. Кошларның кыргый төре кош гриппы белән зарарланмый, ә алар – вирус таратучы чыганак. Шуңа күрә без кыргый кошлар очып киткәндә, йорт кошларын ябык урында тотарга киңәш итәбез”, - дип аңлатты баш ветеринар.

Бу көннәрдә мөгезле эре терлекләрне себер түләмәсенә һәм Эмкарга (эмфизематоз карбункул), нодуляр дерматитка, сарык һәм кәҗәләрне - себер түләмәсенә каршы, барлык йорт хайваннарын, мәчеләрне һәм этләрне дә кертеп, котырудан вакцинацияләү дәвам итә.

Шулай ук көзге эпизоотиягә каршы чаралар кысаларында бруцеллез һәм лейкозга кан алу үткәрелә.

Лениногорск ветеринария берләшмәсенә йомышыгыз төшсә яисә ни дә булса хәбәр итәргә теләсәгез, телефон номеры: 8 (85595) 2 – 70 - 04.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев