Лениногорск районында “Дала” комплекслы дәүләт табигать тыюлыгына чирек гасыр була
Тыюлык рәсми төстә 2000 нче елның 26 нчы октябрендә барлыкка килде.
Лениногорск районында табигать тыюлыгы оештыру турында беренче фикерләрне экология галимнәре туксанынчы еллар азагында әйткән.
Районыбызның гаҗәеп урман-кырлары, анда яшәгән төрледән-төрле җан ияләре белән үзенчәлекле булып, башкалардан аерылып тора.
Табигать тарафыннан әллә ничә мең еллар элек барлыкка китерелгән шул байлыкны саклап калу, тагы да арттыру турында бүген кайгыртмасак, аны кире кайтарып ала алмаслык югалтуыбыз да мөмкин. 1999 елның җәендә Лениногорск районы территориясендә профессор Тамара Плаксина җитәкчелегендә Самара дәүләт университетының фәнни экспедициясе эшләгән. Бу экспедиция дәүләт табигать тыюлыгын оештыру өчен төп участокларны билгели. Моның өчен Назаровка авылы – Шушма елгасы арасы, Шөгер һәм Иске Куак тау битләре сайлап алына.
“Дала” дәүләт тыюлыгының төп бурычы – Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән табигатьне һәм үсемлекләрне саклау. Без сирәк һәм юкка чыгу куркынычы янаган хайван, үсемлек, гөмбә төрләрен исәпкә алабыз, Татарстан Республикасының Кызыл Китабын алып бару өчен материаллар бирәбез, шуның нәтиҗәсендә һәр 10 ел саен мәгълүмат яңартыла. Узган ел безнең тыюлыкта Казан федераль университеты галимнәре эшләде, алар сигез яңа төр гөмбә таптылар. Лениногорск шәһәре һәм районында яшәүчеләрнең дә нинди дә булса аерым төр кош-корт, яисә үсемлеккә юлыкканда, бу турыда безгә хәбәр иткән очраклар бар. Күптән түгел генә Түбән Каран авылында безнең якларда күптән юкка чыккан чәчәккә тап булганнар ”, — дип сөйләде тыюлыкның җитәкчесе Фәрит Динмөхәммәтов.
Тыюлык хезмәткәрләре үсеп килүче буында төбәгебезнең экологик торышы өчен җаваплылык һәм Лениногорск районының табигый байлыклары өчен горурлык хисе тәрбияләүгә аерым игътибар бирәләр.
“Бу – безнең эшебезнең иң мөһим өлеше. Бездә балалар өчен “Эколоия сукмагы” эшли, ул тыюлык белгечләре ярдәмендә укучылар белән класс сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, линейкалар үткәрүне үз эченә ала. Аларның төп темасы – туган як табигатен өйрәнү һәм әлеге кыйммәтле байлыкларны саклау. Табигать байлыкларын,үсемлек һәм җәнлекләрнең тормышын үз күзләре белән күрергә, танышырга теләгән балалар белән экскурсияләргә чыгабыз. Мондый экскурсияләр балаларны бик рухландыра”,- ди җитәкче.
Тыюлык территориясендә үскән үлән, чәчәк, агач һәм куакларның төрлелеге таң калырлык, монда бакчада үсә торган җиләкнең ямь-яшел төре, маршалл тимьяны, солы, типчак, кыл өстенлек итә. Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләрнең 90 нан артык төре бар, ә урманнар каен, усак, имән, юкә һәм өрәңге агачларына бай.
Биредә 68 төр кош теркәлгән. Кыр тургае аеруча киң таралган, бытбылдыклар күп. Кызыл Китапка кертелгән 9 төрле кош яши.
“Үзебездә яшәгән җәнлек һәм кошларны исәпкә алуны даими үткәреп торабыз. Без “Экология”илкүләм проектның биологик төрлелекне саклау юнәлешендә үзебез генә эш алып бара алмыйбыз, билгеле, бу эштә ялгыз гына булмый. Безгә массакүләм матбугат чаралары, җирле телевидение дә зур ярдәм итә. Махсатыбыз – уртак, туган ягыбызның уникаль табигатен, җир-су байлыкларын саклау һәм арттыру. Ә бу исә, иң беренче чиратта безнең үзебезгә – Лениногорск шәһәре һәм районында яшәүчеләр һәм киләчәк буыннар өчен кирәк”,- диде Фәрит Динмөхәммәтов.
Исламия Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев