Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск районында комбайннар парады узды (+фотолар)

Ел саен районда урак өсте башланыр алдыннан комбайннар парады үткәрү традициягә әверелде дисәк, ялгыш булмас. Быел да Куакбаш, Иске Иштирәк, Сарабиккол, Зеленая Роща авылларында урнашкан «Маркс», «Сатурн-Урал», «Август-Лениногорск», «Союз-Агро» җәмгыятьләрендә комбайннарның урып-җыюга әзерлек дәрәҗәсе тикшерелде.

Парадта Авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре, район башлыгы Рәгать Хөсәенов, хуҗалык җитәкчеләре, комбайнерлары, Казан шәһәренең Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән вәкилләр катнашты. 

Иң беренчеләрдән булып, «Маркс» җәмгыятендә булды алар. Сигезгә якын комбайн кырда тезеп куелган. Һәрберсе ялт итеп тора. Комбайнны кабызып, эшләтеп карадылар. 

Тикшерү узгач Лениногорск Авыл хуҗалыгы идерәсе начальнигы Илнур Шәмарданов әйтүенчә, «Быел 29 мең бөртекле культура чәчелгән. Тагын бер атнадан соң урып-җыю эшләренә керешергә кирәк. Барлык хуҗалыклар да читтә калмый, техниканың төзеклеген тикшереп чыгабыз. Аларның һәммәсе махсус стенд аша үтә. Район буенча якынча 65 комбайн исәптә тора. Мәсәлән, әлеге „Маркс“ җәмгыятендә комбайннарны төзекләндерергә инде ике ай элек тотындылар. Шунысын да әйтергә кирәк, ел саен, комбайнерлар арасында „Иң яхшы комбайнчы“ бәйгесе дә үткәрәбез. Атна саен 4 комбайнер сайлап алына, бер атна дәвамында кайсысы ничә гектар җирне урган, күпме уҗым җыйган, барысы да карала. Шуның нәтиҗәсендә, комбайнчының берсе сайланып флаг һәм җирле хакимияттән акчалата бүләк тә бирелә. Әйтергә кирәк, флаг бер-берсенә атна саен күчеп йөри. Комбайнчыларга уңышлар, исән-имин булып урып-җыю эшләрен тәмамлап чыгарга насыйп булсын», — дип әйтте ул. 

Авыл хуҗалыгы идарәсенең производство-маркетинг бүлеге җитәкчесе Ренат Мостафин да аның сүзләренә кушылып, җәмгыять эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, комбайнчыларга мөрәҗәгать итеп болай диде: «Барлык комбайннарның да паспорты бар. Кимчелекләр юк түгел, бар ул, ләкин алар тиз арада хәл итәрлек. Шунысы да мөһим, куркынычсызлык, юл йөрү кагыйдәләрен онытмагыз, үтәсәгез иде. Сезнең исән-сау эшләвегез — эшнең уңышлы барышы ул», — диде.

«Маркс» җәмгыятендә тракторист-машинист, комбайнер булып эшләүче Марсель Гирфанов та: «Тумышым белән Чүте авылыннан. Гомер буе колхозда механизатор, 44 ел эшлим инде. Пенсиядә булсам да, урып-җыю, чәчү булсынмы, чакырып торалар, каршы килә алмыйм, чөнки үз эшемне яратып башкарам. Көненә 12 сәгать эшләгән чаклар да була. Быел, теге ел белән чагыштырсак, уңыш була дип торабыз. Техниканы да карап, кирәкле урында төзекләндереп, әзерләп куйдык. 2008 елгы комбайннар булса да, әле сафта»,- дип уртаклашты ул. 

«Маркс» җымгыятендә эшләүче, авыл хуҗалыгы эшчәннәренә ашарга пешерүче Фәния Вәлирахманова: «Пешекче булып эшләвемә инде 3 ел. Көненә ике тапкыр ашарга әзерлибез. Эшләүчеләрне көн дә төрледән-төрле ризык белән сыйларга тырышабыз. Үз эшемне яратып башкарам», -дип, чын күңелдән шат елмаеп сөйләде.

Шуннан соң комиссия әгъзалары Сарабиккол авылының «Сатурн-Урал» җәмгыятенә юл тотты. Анда да техникага күзәтү ясап, кимчелекләрен әйтеп, киңәшләрен бирде. 

Җәмгыятьтә агроном булып эшләүче Илнур Сөнгатуллин: «Мин әлеге җымгыятьтә инде өч ел хезмәт куям. Әлеге авылда тудым, үстем, читтә укып, кабат авылыма кайттым. Авылыбыз башка авыллардан ким булмасын дип күтәрергә тырышабыз. Шунысы кызганыч, кеше җитми шул. Хәзер, бигрәк тә, шоферлар кирәк. Техниканың урып-җыюга әзерлеге 60 процентка үтәлде дип әйтә алам. Бүгенге көндә 2 мең 500 гектарга якын язгы культураларны урасы бар»,- дип уртаклашты.

Иске Иштирәк авылында урнашкан «Август — Лениногорск» җәмгыятенең урып-җыюга әзерлек дәрәҗәсенә район башлыгы Рәгать Хөсәенов бәя бирде. 

«Август-Лениногорск» җәмгыяте районда иң алдынгы җәмгыятьләрнең берсе булып тора. Шәһәребезнең 35 мең гектар мәйданы аның җирлегенә карый. Комбайнчыларга әйтер сүзем шул, эшне вакытында башкарып чыгарга тырышыйк. Алай эшләгән вакытта хезмәт хакы да вакытында түләнәчәк. Һава торышы да үзгәреп кенә тора, әле генә яңгыр ява, әле генә кояш чыга. Йә, уйламаганда, каты җил чыгып куя. Шуңа күрә, һәрнәрсәгә әзер булырга кирәк. Барчагызга да уңышлар телим. Җәмгыятьнең эшләү дәрәҗәсе шәһәребезнең республика районнары арасында абруен күтәрәчәк«, — дип ассызыклады ул. 

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бүлек башлыгы Илнар Габбасов та ел саен үткәрелеп килүче комбайннар парадына бәяләмә биреп, «Алдагы көнне Азнакай, Бөгелмә районнарында булдык. Бүген менә сезнең шәһәр җәмгыятьләренә чират җитте. Техника әзерлеге күпчелек җәмгыятьләрдә йөз процентка әзер икәнлеге күренә. Күбесендә әле эшләп бетерәсе эшләр бар. Һәрбер җәмгыятьтә әйтеп киләм, иң мөһиме, сезнең исә-сау булуыгыз. Кушкан кагыйдәләрне үтәп, саклык чараларын күреп эшләгез. Чөнки, үткән елда, кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләр арасында өч фаҗига теркәлде. Эшчеләргә хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм, исәнлек телим», — диде ул. 

Әлеге җәмгыятьтә инде биш ел комбайнер булып эшләүче Илдар Шамсутдинов, узган ел яңа комбайнга утырган гына әле. Моңынчы искерәгендә йөргән. Бу җәмгыять рапс, бодай, арыш, борчак чәчә, шуны ура. «Техника яңа булгач, эшләргә дә җайлы, уңайлы,- ди Илдар, — «Иң яхшы комбайнчы» булып, флаг яуларга исәп«,- дип уртаклашты.

Илдар Ильяс улы Карагай авылыннан булып чыкты. Шунда туган, шунда үскән, шул авыл колхозында эшләгән. «Август-Лениногорск» җәмгыяте ачылу белән монда килгән. 1994 елдан бирле авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куя булып чыкты. 

«Союз-Агро» җәмгыятендә, шулай ук, комбайннарның барысы да тәртиптә һәм төзекләндерелгән булуын карады комиссия әгъзалары. Һәр комбайнга йөртүченең исем-фамилиясе, комбайнның моделе язылган язу эленгән. Янәшәсендә куелган өстәлдә комбайнчыга кирәк булган мөһим кирәк-яраклар күрсәтелгән. Шулай ук, һәр комбайнның паспорты куелган стенд та урнаштырылган.    

Комбайннар парадына нәтиҗә ясап, шуны әйтәсе килә, барлык җәмгыятьләр дә тырышып әзерләнгән. Техниканы комиссия әгъзалары яхшы бәяләде, вак-төяк кимчелекләр булса да, аларны тиз арада хәл итәргә сүз бирде хуҗалык җитәкчеләре.Саклык чаралары, кеше иминлегенең иң беренче урында торуына аеруча басым ясалды. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев