Лениногорск районында өлкән яшьтәгеләрне медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә
Лениногорск районында "Исток-Башлангыч" үзәге һәм район үзәк хастаханәсе белән берлектә «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәкләр, диспансеризация узу өчен, федераль бюджет акчасына сатып алынган махсуслаштырылган автотранспортта медицина оешмаларына китерелә.
2022 ел башыннан медицина оешмаларына авыл җирендә яшәүче 686 кешене профилактик медицина тикшерүләрен үткәрү, вакцинация һәм скрининг үткәрү өчен алып килгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев