Лениногорск шәһәр суды кибетләрдән шампунь урлаучы хатын-кызга хөкем карары чыгарды
Авыртмаган башка - тимер тарак менә шул буладыр инде.
Сәүдә нокталарыннан әйбер урлауда шикләнелүче хатын-кыз сатучыларны гаепләгән.
Суд каршына баскач, «сатучылар минем «кыек куллы» булуымны белә торып, кибеткә керттеләр» дип, үз гаебен бераз йомшартырга уйлаган.
Лениногорск шәһәр суды Бөгелмәдә яшәүче, күп тапкырлар хөкем ителгән 33 яшьлек хатын-кызга карата хөкем карары чыгарды. Ул РФ Җинаять кодексының 158.1 маддәсендә каралган җинаятьләрнең ике эпизоды буенча гаепле дип табылган .
Суд материалларыннан билгеле булганча, урлауда шикләнелүче хатын-кыз Лениногорск кибетләренең берсенә кереп, товарны ирекле сайлап алу мөмкинлегеннән һәм аны беркем дә күзәтмәвеннән файдаланып, ике савыт «Сlеаr Vita Аbе» шампуне урлаган.
Эше уңышлы гына барып чыккач, ул ике көннән тагын шул ук кибеткә килеп тагын ике савыт шушындый ук шампунь урлаган. Үзенең хокуксыз гамәлләре белән ул сәүдә оешмасына мең ярымга якын зыян китергән.
Эшне карау вакытына, китергән зыян зур суммада булмаса да, хатын-кыз аны кайтармаган. Суд утырышында ул гаебен тулысынча таныды, шул ук вакытта кибет хезмәткәрләрен аның урлауларга һәвәслеген белсәләр дә, кибетләргә кертүләрен, шул рәвешле кабат урлауларга этәрүдә гаепләп чыккан.
Лениногорск шәһәр суды гаепле дип табылучы хатын-кызга карата 2023 елның декабрендә кабул ителгән карарга азаккы карарны да өстәп, каракны гомуми режимлы төзәтү колониясенә хөкем иткән. Билгеле ул китергән зыянның суммасы да түләттерелгән
Хөкем карары законлы көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев