Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәре

Лениногорск — Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында урнашкан шәһәр, Казанга кадәр ара 322 км.

Халык саны 81 мең. Шәһәр һәм район территориясендә 25тән артык милләт яши. Мәсәлән, рус, татар, чуаш һәм мордва милләтләре. Лениногорск районында 66 торак пункт исәпләнә.

Шәһәргә XVIII гасырда Яңа Писмән авылы буларак нигез салына, 1951 елдан 1955 елга кадәр — Яңа Писмән эшчеләр бистәсе, 1955 елдан — Лениногорск шәһәре. 

Нефть чыгу ярдәмендә Лениногорск республиканың индустриаль үзәкләренең берсенә әверелде. «Кара алтын» безнең төп продукциябез булып кала.

Лениногорск муниципаль районында 18 җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, 2 фермер хуҗалыклары, 2 авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең шәхси эшкуарлары, 12 850 крестьян һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар җитештерү эшчәнлеге алып бара. 

Шулай ук, М. Хәертдинов исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, Н.Кудашев исемендәге балалар музыка мәктәбе, 60 балалар бакчасы, 38 урта гомуми белем бирү мәктәпләре, Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты факультеты, нефть техникумы, музыка һәм сәнгать педагогия училищесы, политехник колледж эшли. 

Шәһәр һәм район халкы өчен «Юность» стадионы, ике ябык йөзү бассейны, 60ка якын спорт залы, 10га якын хоккей тартмасы, 2 чаңгы базасы, 5 шәһәр читендәге ял базасы, 6 балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, 1000 урынга исәпләнгән Боз сарае, җиңел атлетика манежы, чаңгы трамплиннары комплексы ачылды. Шәһәрдә спортның күп төрләре буенча Бөтенсоюз һәм республика ярышлары үткәрелә.

Шәһәрдә Мәдәният сарае, «Ветеран» иҗтимагый үзәге, Туган якны өйрәнү музее, Нефть музее, күргәзмәләр залы, М. Горький исемендәге ял паркы, «Юбилейный» паркы, шәһәр һәм районда 38 авыл мәдәният йорты эшли. 

16 һәйкәл, районда 47 обелиск һәм 17 тарихи әһәмияткә ия урыннар урнаштырылган. Лениногорск районы — 12 Советлар Союзы Герое, дистәләгән танылган галим һәм сәнгать эшлеклеләре туган җир. Биредә дөньякүләм танылган татар халкы эшлеклеләре — Габдерәхим Утыз Имәни, Риза Фәхретдин, язучылар Шамил Бикчурин һәм Җәмит Рәхимов яшәгән һәм эшләгән.

Медицина ярдәме күрсәтелүче дәвалау-профилактика учреждениеләре — үзәк район хастаханәсе һәм поликлиникасы, медицина-санитар часте, балалар хастаханәсе, бала тудыру йорты, хатын-кызлар консультациясе, стоматология поликлиникасы, ашыгыч медицина ярдәме станциясе, тире-венерология диспансеры, туберкулезга каршы диспансер, Шөгер район хастаханәсе белән Иске Куак табиб амбулаториясе эшли.

Лениногорск районы нефтькә генә бай түгел, чиста чишмә суы, минераль чишмәләре һәм күкерт суы белән дә дан тота. Табигать бүләк иткән байлык «Бәкер» шифаханәсендә күп авыруларны дәвалау өчен кулланыла. 

2004 елда Лениногорск шәһәре төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык буенча Федераль агентлык оештырган «Россиянең иң төзек шәһәре» Бөтенроссия конкурсында Мактаулы дипломга лаек булды.

2006 елда 100 меңнән азрак халкы булган Россиянең иң төзек шәһәрләре арасында икенче урынны алды. 

2007 елда шәһәр янә Мактаулы диплом белән бүләкләнде һәм «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» республика конкурсында җиңүче булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев