Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәренә - 70: меңнәрчә кеше хезмәте белән булдырылган

Бүген - 18 авугстта Лениногорск шәһәренә - 70 яшь.

Җиде дистә ел дәвамында шәһәребез күзгә күренеп үзгәрде, үсте. Мәкаләдә сүз шәһәрнең  үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге турында

Лениногорск шәһәренең барлыкка килүе, үсүе Шөгер, Ромашкино нефть ятмалары ачылу белән бәйле. Әлеге үзенчәлекле вакыйгалардан соң Татарстанның көньяк-көнчыгышында үсешнең яна этабы старт ала, безнең шәһәрнең тарихы языла башлый.  Шәһәрнең барлыкка килүе  Яна Писмән авылы белән бәйле, ана 1795 елда Иске Писмән авылыннан күченеп килүчеләр тарафыннан нигез салына. Яна авыл тиз үсеп китә. 1914 елга Яна Писмән төбәкнең иң эре торак пунктларының берсе була. 1918 елда әлеге волостька 20 авыл керә. 1930 елда ТАССР районнарга бүленеп, аның нәтиҗәсендә Яңа Писмән Бөгелмә районында кала, ә 1935 елда Яна Писмән районы оеша. 

Һәм менә 1943 елда Шөгер авылы янындагы 1нче номерлы скважинадан беренче нефть алына. 1945 елның җәендә Шөгер авылында Шөгер эреләндерелгән нефть промыселы барлыкка килә, сонрак ул «Лениногорскнефть» идарәсе дип атала башлый. 

1948 елда Тимәш авылы янында 3нче номерлы скважинадан көчле девон нефте фонтаны бәреп чыга. Әлеге мизгелдән илнең иң эре нефть чыганагын үзләштерү башлана. 

1950 ел уртасында беренче йортлар торгызыла башлый, нефтьчеләрнең беренче бистәсе төзелә, халык аны Зеленогорск дип атый. Эш көндез дә, төнлә дә алып барыла. 50нче еллар азагында Зеленогорск чокырлар белән әйләндереп алынган зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. Мәктәпләр, хастаханә, балалар бакчасы, һөнәри уку йортлары, клуб, кибетләр, промышленность предприятиеләре төзелә башлый.

Яңа Писмән авылы янәшәсендә яңа шәһәр үсә. РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән 1955 елның 18 августында Яңа Писмән эшчеләр поселогы Лениногорск шәһәре дип үзгәртелә.

70 ел вакыт узган. Әлеге чорда шәһәр гел үсештә булып, үзенең йөзен тапты, дияргә була. Төп объектларга нигез, әлбәттә, 60-70нче елларда  ук нигез салына. 

Йортлар, ишегаллары яңара

Күпкатлы йортларга капиталь ремонт программасы гамәлдә булганнан бирле Лениногорскида 444 йортка ремонт үткәрелгән. 2024 елда 23 йорт яңартылса, быел – 20 күпкатлы йортта үткәрелә. 

Быел Лениногорскида “Безнең ишегалды” республика программасы буенча 18 ишегалдында эшләр башкарылды, эшләр тәмамлану алдында. 2026 елда 15 ишегалды территориясендә эшләр башкарылачак. 
“Ишегалларына капиталь ремонт ясауның  2025 елгы үзенчәлеге – мөмкин булган урыннарда бердәм территория буларак, берничә ишегалдын төзекләндерү бара. Бу халык, бигрәк тә балалар, ял итү өчен күбрәк пространстводан файдалана алсын өчен эшләнә. 2026 елгы капремонтка әзерләнә башладык. Алда – халык белән сөйләшү, фикер алышулар”, - ди Лениногорск шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Риваль Сытдиков. 

Илкүләм проектлар эшли

Лениногорск шәһәре һәм районында төп суүткәргеч магистрален төзекләндерү һәм заман таләпләренә туры китереп үзгәртеп кору-модернизацияләү эше бара. Илкүләм проект нигезендә бүгенге көндә  модернизацияләүнең ике программасы — «Авыл территорияләренең заманча  йөзе» һәм «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» планын гамәлгә ашыру эше бара. Лениногорск районының төп магистраль суүткәргече шул  модернизацияләү обьектларының берсе булып тора. Моңа федераль программа буенча 249 миллион сум акча бүлеп биргәннәр. Суүткәргеч  шәһәрне һәм районның 8 торак пунктын тәэмин итә. Белгечләр хәбәр итүенчә, Писмән  участогында суүткәргеч 7,7 километр арага сузыла. Шулай ук районның Сугышлы авылы юнәлешендә һәм шәһәрнең Чайковский, Кошевой урамнарында ясала. 

«Озын һәм актив тормыш» илкүләм проекты сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча тиздән Сарабиккол Һәм Мөэмин-Каратай авылларында яңа ФАП үз ишекләрен ачачак. 

«Мәгълүматлар экономикасы һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проекты буенча да эшләр алып барыла. Әйтик, районыбызның Юлтимер авылында мобиль элемтә станциясе эшли башлады. Шәһәрдә “Куркынычсыз шәһәр”, “Куркынычсыз ишегалды” проектлары юллар, ишегалларын, балалар мәйданчыгын колачлый, 760тан артык видеокүзәтү камералары эшли. Ел ахырына шәһәрдә күпкатлы йортларның подъезд ишекләренә 700ләп IP-домофон урнаштырырга җыеналар. 

Иҗтимагый киңлекләр

Соңгы елларда шәһәребездә ял һәм спорт белән шөгыльләнер өчен матур урыннар барлыкка килде. “Мәхәббәт” паркы, Түбән сулык территориясе, “Яшьлек” экстрим паркы. “Татнефть” гранты ярдәмендә чишмә төзекләндерелә.

“Космос” үзәгенә яңа сулыш өрәчәкләр, биредә эшләр бара. Шулай ук Мәшгульлек үзәге бинасында, хәрби комиссариат бинасында ремонт эшләре бара. 

 

Таһир Шәмсуаров, шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы:

-    Лениногорск шәһәре минем өчен иң якын, иң газиз, мине иҗатка тарткан, матурлыкка өндәгән кала. Лениногорск районы – минем туган ягым. Рәсәй күләмендә шәһәрләр күптер, ә минем өчен иң якыны һәм иң матуры – Лениногорск. Үзем авыл кешесе булганлыктан, Лениногорскида  авыллардан чыккан кешеләр күп яшиләрдер дип уйлыйм, алар җиң сызганып эшли, авыл кешеләре шәһәрне гөлбакча итә. Лениногорск сүзендә Ленин сүзе кергәч, тагын да якын миңа. 1нче класстан ук ул безгә туган бабай кебек иде. Күкрәктә Ленин йолдызын йөрткәнгә шулайдыр ул. Безнең буын, киләчәк буыннарга да бер горурлык булып торыр Лениногорск. Шундый шәһәрне яратмыйча мөмкин түгел.

 

Вакыйгалар эзеннән

1956 елда Лениногорскида геофизик эшләр идарәсе, урман паркы, пассажир автотранспорт идарәсе, район почта элемтәсе, базар ачыла
1957 елда – үзәк китапханә, шәһәр буенча автобуслар хәрәкәте          
1958 елда – Ак Ротонда төзелә
1960  елда В.И. Ленин һәйкәле ачыла
1961 елда – музыка-рәсем педагогика училищесы
1962 елда – “Космос” кинотеатры, АСО заводы, ТМНУ
 1964  елда – Мәдәният сарае
1967 елда  –- «Юность» стадионы,  «Балерина» фонтаны
1970 елда – Геройлар аллеясы, Мәңгелек ут һәйкәле, “Юбилейный” бассейны,  УПНП һәм  КРС
1975 елда – Татарстан нефтен ачучыларга Монумент, 75 метрлы трамплин
1985 елда – Хәрби һәм хезмәт даны музее
1997 елда – Боз сарае,  «Агропак-Татарстан» заводы
2007 елда – “Мәхәббәт” паркы
2013 елда – Теннис-Холл
2018 елда – “Юбилейный” паркы
2023 елда – яңа Боз сарае, “Высота” Яшьләр үзәге
2024 елда – “Яшьлек” экстрим-паркы
2025 елда – төзекләндерелгән чишмә, йорт ишегалларын яңарту, урман паркын төзекләндерү.

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев