Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәренең 11нче гимназиясендә фәнни-практик конференция узды (+бик күп фотолар)

Лениногорскиның 11нче гимназиясендә «Россия, Татарстан мәктәпләрендә шахмат» Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе үткәрелде.

Конференциядә Лениногорск шәһәре һәм районы, Әлмәт, Бөгелмә һәм башка шәһәрләрдән килгән укытучылар шактый иде. Конференциянең 2016 елдан бирле үткәрелеп, мәктәпләрдә шахмат дәресләре укытуга юнәлдерелеп, аның белем бирү дәрәҗәсендә мөһим урын алып торуы турында сүз алып барылды. 

Иң беренчеләрдән булып шәһәр башлыгы урынбасары Галия Урмановага сүз бирелде. Ул, барлык килгән укытучыларны үз исеменнән, шулай ук Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов исеменнән сәламләп, ерак араны якын итеп килүләре өчен рәхмәт әйтте. 

"Мәктәпләрдә шахмат уены кертү проекты моннан җиде ел элек старт алды. Аны Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин үз контроленә алып, шәһәребезнең берничә мәктәбендә инде шахмат кертелеп, актив эшләп килә. Мәктәпләрдә шахмат кертү идеясе белән илһамландыручы –  Россия шахмат федерациясенең өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү буенча җитәкче Эльвира Энзир кызы Уманская. Шахмат — уен гына түгел, логик фикерләүне арттыруга юнәлдерелгән спорт төре дә. Кемнәр шахмат уйный, һәрвакыт тормышында булган кыенлыкларны да җиңел хәл итә беләдер",- дип әйтте.

Конференциянең тантаналы өлешендә, шулай ук Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин, 11 нче гимназия директоры Гөлнара Шәрифуллина, Россия шахмат федерациясенең өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү буенча җитәкче Эльвира Энзир кызы Уманская чыгыш ясадылар. 

Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вагиз Санатуллин үз чыгышында шәһәребезнең кайбер мәктәпләрендә шахмат укытылуы, һәрбер укытучының сәләтле балалар үстерергә теләве, үстерүдә  күп көч куелуы турында сөйләде. 

«Хәзер, бигрәк тә, гаджетлар заманы, баланы телефон, планшеттан аерып булмый. Тапкырлау таблицасын ятламыйлар, шигырьләр өйрәнмиләр. Ник дигәндә, аларның барысы да хәзер интернетта.  Әзрәк зур үскәч, өлкән сыйныфларда укыганда, яисә беренче тапкыр эшкә барганда исләренә төшә, «Нигә укымадым, укытучыларны тыңламадым икән шул чакта?» дип үз-үзләренә сорау бирә торгандыр. Менә шуңа күрә дә, укучыларны укырга теләге булсын дип, төрле юллар белән җәлеп итү ягын карыйбыз. Аларның берсе — шахмат. Аны мәктәпләрдә куллана башлагач, үзгәрешләр барлыкка килде, әлбәттә. Укучылар бер-берсе белән уртак тел тиз таба, белемнәре арта, логик фикерләве ныгый. Федераль стандартлар турында да онытмыйбыз. Аларны үтәргә тырышабыз»,- диде ул. 

11нче гимназия, бүген чынлап та, шахмат илен хәтерләтте. Чөнки мәктәпнең төрле сыйныф укучыларының кул эшләреннән, рәсемнәреннән «Шахмат илендә» күргәзмәсе оештырылган иде. 

Шуннан соң, башка шәһәрләрдән килгән укытучылар 11нче гимназия укытучыларының конференция кысаларында үткәргән чараларында катнашты. Мәсәлән, 1-2 сыйныфлар катнашында әйләнә-тирә мохит («Окружающий мир»), математика, әдәби уку, рус теленнән шахмат белән бәйле ачык дәресләр үткәрелде. 

Шулай ук, 1нче сыйныфлар катнашында мәктәпнең спорт залында «Шахматлы Сабантуй» уздырылды. Физик культура укытучысы Рәмзия Хәсәнова балалар белән шахмат уенында кулланылган алымнар белән спорт ярышлары оештырды. 

 Балалар иҗат йортында 1нче категорияле өстәмә белем бирү укытучысы булып эшләүче Марина Кондрашина киресенчә, балалар белән түгел, әле яңа гына шахмат уенын үз итә башлаган укытучылар белән мастер-класс үткәрде. Укытучылар шахматның килеп чыгышы, һәр шахмат фигурасының исеме, тактада нинди юллар белән йөрүе турында белде. 

«Шахмат ярдәмендә балалар төпле уйларга, башкача фикерләргә өйрәнә. Шахмат уйнаган балалар спортның башка төрләрендә дә уңышка ирешәләр. Балалар иҗат йортында шахмат түгәрәге алып барам, һәр бала белән индивидуаль эшлим. Шәһәребездә аерым шахмат мәктәбе бар икәнен беләсез. Алар белән дә тыгыз эшлибез. Миңа йөргән балалар анда үткәрелгән ярышларда да бик актив катнашып килә, җиңүле урыннар яулый», – дип сөйләде Марина Кондрашина. 

Фәнни-практик конференциядә Мәскәү шәһәреннән кайткан Россия шахмат федерациясенең өстәмә һөнәри белем бирүне үстерү буенча җитәкче Эльвира Энзир кызы Уманская да чыгыш ясады. Үзе ул тумышы белән Лениногорск шәһәреннән икән. Бүгенге көндә 6 югары белеме барлыгын да сөйләп үтте ул. Лениногорскига килүенең максаты – мәктәп укытучыларының шахмат уйнарга өйрәнергә өндәве, шахмат уены аша укучыларның белем алырга теләген арттыру, шулай ук фикерләү дәрәҗәсен үстерү. 

Конференция бик озак дәвам итте. Ахырда барысы да янәдән актлар залына җыелып, спикерларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирде. Үткәрелгән ачык дәресләр, мастер-класслар өчен укытучыларга Грамоталар тапшырылды. Мәсәлән, укытучылар арасында Шөгер мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Лилия Кашипова, Рәмзия Хәсәнова, Фәридә Әхмәтшина, Марина Кондрашина, Эльза Буслаева, Зөлфия Гәрәева һәм башкалар. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев