Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск шәһәренең музыка һәм сәнгать педагогия көллиятендә «Абилимпикс» чемпионаты узды (+фотолар)

Лениногорск музыка һәм сәнгать педагогия көллиятендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык региональ чемпионаты узды.

Чемпионатта катнашырга теләп Казан, Чаллы, Арча, Баулы, Урыссу, Азнакай, Актүбә, Лениногорск шәһәренең  7, 11 нче гимназия, 14 нче мәктәбеннән һәм башка шәһәрләрдән 104кә якын гариза килгән. 

Анда 14 яшьтән алып 65 яшькә кадәргеләр өч яшь категориядә ярышкан. Болар: мәктәп укучылары, студентлар, белгечләр.

Чемпионатның "сынлы сәнгать» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында  1 урын - Арина Трофимова, 2 урын - Эрика Галимова, 3 урын - Риана Шәрәфиева;

студентлар арасында: 1 урын - Мария Мулюкова, 2 урын - Аделя Хәсәншина, 3 урын - Миләүшә Хәйруллина;

белгечләр арасында: 1 урын - Анна Уланова, 2 урын - Дамир Хафизов, 3 урын - Әлфия Шәйхуллинага бирелә. 

«Сәнгать дизайны» компетенциясе буенча мәктәп укучылары арасында: 1 урын - Людмила Тиреньтьева, 2 урын - Эвелина Гресько, 3 урын - Карина Мостахова;

студентлар арасында; 1 урын - Энҗе Сәлахова, 2 урын - Илдар Мостафин, 3 урын - Эльвина Фәсхетдинова;

белгечләр арасында: 1 урын - Җәмилә Хафизова, 2 урын - Лютфия Карабаха, 3 урын - Наталья Сафина .

«Чүлмәкче эше» компетенциясе буенча укучылар арасында җиңүчеләр: 1 урын - Эвелина Михайлова, 2 урын - Иван Янковский, 3 урын - Радомир Мөхәммәдьяров.

Белешмә:

Лениногорск музыка-сәнгать педагогия көллиятендә мондый төр конкурс 2019 елдан бирле үткәрелә.

Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен беренче һөнәри осталык конкурсы Япониядә 1972 елда уздырыла.

Абилимпикс инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә "Мөмкинлекләр олимпиадасы". Россиядә "Абилимпикс" 2014 елдан бирле үсеш ала.

Фото: Радмир Мөхәммәтяров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев