“Лениногорск” шифаханә-профилакторие 65 еллыгын билгеләп үтте
«Татнефть»тә иң кадерлесе – кешеләр. Компаниядә һәрвакыт хезмәткәрләр һәм төбәктә яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртуга зур игътибар бирелә.
Бүген ул – социаль сәясәтнең бер өлеше. “Татнефть-Забота”ның структур бүлекчәсе “Лениногорский” санаториесе – нефть төбәгенең энҗе бөртеге булып тора, күптән түгел ул 65 еллыгын билгеләп үтте. Монда Россиянең төрле төбәкләреннән ял итәргә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга киләләр.
"Сез зур юл үттегез! Традицияләр һәм тәҗрибә “Лениногорск” шифаханә-профилакторие эшенең нигезенә салынган. Югары профессиональ коллектив: медицина хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтүче персонал, шифаханә җитәкчелеге ярдәмендә ул Татарстанда иң яхшыларның берсе буларак дан казанды»,-дип билгеләп үтте бәйрәмдә «Татнефть-Забота " структур предприятиесенең персонал белән идарә итү бүлеге башлыгы Лариса Куликова.
Санаторий директоры Ринат Сафин сүзләренчә, профилакторийда кунакханә сервисы дәрәҗәсендәге хезмәт күрсәтелә, хезмәтләрнең киң спектры тәкъдим ителә һәм гаилә аудиториясе белән эшли беләләр. Шифаханәнең тенденциясе – организмны ныгытуга ярдәм итүче сәламәтләндерү практикаларын куллану.
“Элек без күбесенчә 45 яшьтән өлкәнрәкләргә хезмәтләрне юнәлткән булсак, бүген безгә карата кызыксыну 30 яшьтәгеләрдә дә күзәтелә. Без һәрвакыт үсештә, төрле яшьтәгеләргә ял итү өчен иң яхшы шартлар тәкъдим итәбез», - ди Ринат Закирович.
Санаторий сәламәтләндерүдә иң алдынгы һәм нәтиҗәле эшләнмәләрне кулланырга омтыла. Мәсәлән, белгечләр үз вакытында гамәли кинезиология академиясендә укыган һәм хәзер С.М. Бубновский ысулы буенча кинезитерапия кулланып «Авыртусыз тормыш» программасы буенча терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган кешеләрне реабилитациялиләр. Сөяк-мускул системасы авырулары булган пациентларны реабилитацияләүнең икенче этабы җәелдерелә. Соңгы елларда гаилә ялын оештыру белән бәйле масштаблы проект гамәлгә ашырыла. Һәр пациент белән индивидуаль программа буенча эшлиләр.
Санаторийда 20 елдан артык табиб-терапевт булып эшләгән Сәлимә Вилданова әйтүенчә, инновация һәрвакыт профилакторийның көчле ягы булган.
"Мин шифаханәгә 2001 елның 4 гыйнварында эшкә килдем. Мине баш табиб Илгизәр Минсәр улы Шәрифуллин чакырды. Эшемнең беренче аенда ук мине Мәскәүгә физиотерапия буенча укырга җибәрде. Ә Мәскәүдә конференцияләрнең берсендә «Алмаг» аппараты белән кызыксындым, анннары ул бездә барлыкка килде һәм республикада мондый класслы бердәнбер аппарат иде. Башка җиһазлар да кертелде. Санаторийның рейтингы үсте, ул Россиядә танылу алды”, - дип сөйли.
Сергей Трусов фотолары һәм «Лениногорскнефть» идарәсе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев