Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск Социаль фонды бүлекчә исеменнән мошенниклар шалтыратуын искәртә

Мошенниклар тагын бер алдау төре уйлап тапкан. Алар халыкка пенсия стажыгыз җитешми дип шалтырата башлаган һәм соңгы араларда мондый очраклар шактый күбәйгән.

Россия Социаль фондының  республика бүлеге кисәтә: мошенниклар социаль фонда хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, “яңа мәгълүматлар” буенча аның пенсия стажы җитешмәвен әйтәләр. Пенсия алучы стажы җитүне фондка килеп расларга тиеш була. Моның өчен күп функцияле үзәккә кабул итүгә язылырга кирәген төшендерәләр.

Билгеле, үзләре үк телефон аша гына язарга да  тәгъдим итәләр, бары тик шәхси документларны сканерлап аларга җибәрергә генә кирәк була. Аннан телефонга килгән СМС-кодны хәбәр итәсе һәм шуның белән бар да яхшы булачак дип ышандыралар.

Әгәр дә сез шундый хәлгә юлыксагыз, белегез, сез мошенниклар белән сөйләшәсез. Аралашуны шунда ук туктатыгыз, уяу булыгыз, паспорт мәгълүматлары, банк картасы номеры, шәхси кабинетыгызның ПИН - яки СМС кодын яки парольне телефон аша шалтыратучыларга әйтеп бирмәгез. Өлкән туганнырыгыз, олы яшьтәге әти-әниләрегезне дә бу турыда кисәтеп, аңлатып куегыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев