Лениногорск Социаль фонды хәбәр итә: күп балалы аналар пенсияләрен яңадан исәпләү өчен гариза бирә алалар
Социаль фонд биш һәм аннан да күбрәк баласы булган әниләрдән пенсияне яңадан исәпләү өчен гаризалар кабул итә башлады.
Бу Лениногорск районындагы 354 әнигә кагыла.
Бу хакта безгә Лениногорск Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова хәбәр итә.
“2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк яңа кагыйдәләр пенсия стажына күп дигәндә дүрт бала карау исәпләнә торган чикләүне гамәлдән чыгара. Киләсе елдан күп балалы аналарга пенсия рәсмиләштергәндә барлык балаларны, шул исәптән бишенче, алтынчы һәм гаиләдәге барлык балаларны исәпкә алачаклар. Яңа кагыйдәләр 2026 елдан пенсиягә чыга башлаячак хатын-кызларга гына түгел, ә пенсия түләүләре алган күп балалы әниләргә дә кагыла”, - дип аңлатты Айгөл Исламова.
Алар өчен Социаль фонд алдан ук пенсияләрне яңадан исәпләү турында гаризалар кабул итүне башлады. Бүгенге көннән башлап гаризаны Социаль фондның клиент хезмәтләрендә яки дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин.
Гаризага шулай ук балалар турындагы мәгълүматны да, мәсәлән, туу турындагы таныклыкның копиясен да куярга була.
Күп балалы аналар арттырылган түләүләрне яңа елдан ала башлаячаклар. Декабрьдә бирелгән гаризалар буенча, иминият пенсиясен яңадан исәпләү гыйнвардан башкарылачак.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев