Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары балыкчы көне традицияләре белән танышты

Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты халыкның экологик культурасын һәм грамоталылыгын артыру буенча актив эш алып бара.

Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында чаралар оештырыла.

Аларның берсе Балыкчы көне алдыннан Лениногорск районының «Ландыш» балалар сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен узды, дип хәбәр итә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты сайты.

А.И. Щеповских исемендәге «Степной» комплекслы  дәүләт табигать заказнигы хезмәткәрләре балаларга бәйрәмнең тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр.

«Балыкчылык – җәмгыять тормышының мөһим һәм аерылгысыз өлеше. Бүген балыкчылык промышленносте киң үсеш алган. Ул кыйммәтле азык белән тәэмин итә, ә кайбер илләрдә балык һәм диңгез продуктлары экспортның зур өлешен тәшкил итә. Моннан тыш, сәнәгать масштабында балык тоту балык мае кебек кыйммәтле ресурс җитештерү һәм эшкәртү мөмкинлеге бирә», – дип сөйләде заказник җитәкчесе Фәрит Динмөхәммәтов.

Чара ахырында аларга балык тоту вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр.

фото: https://ojm.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2213333.htm

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев