Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары керәшен халкының йолалары белән танышты, шишәрәдән авыз итте (+фотолар)

Лениногорскиның Ю. Гагарин исемендәге Балалар китапханәсендә 8 «В» сыйныф укучылары керәшен халкының гореф-гадәтләре, йолалары, традицияләре белән танышты.

Балалар китапханәсенең «Халык китабы фестивале» проекты грант отканын язган идек. Әлеге проект кысаларында Лениногорск шәһәрендә яшәүче төрле милләтнең гореф-гадәтләре, традицияләре, йолалары укучыларга күрсәтелә, өйрәтелә. Күптән түгел татар, мордва халкы турында танышсак, инде менә керәшен халкы турында да 11 нче гимназиядә ачык дәрес үткәрелеп, укучылар балалар китапханәсенә җыелды. 

Китапханәгә махсус кунаклар — районның Федотовка авылында яшәүче керәшеннәребез, анда эшләп килүче «Аланлык» ансамбле килгән иде. 

«Аланлык» ансамбле укучыларга йолалар турында сөйләп, уен күренешләре дә күрсәтте. Төркем җитәкчесе Александр Григорьев — ул тарих, җәмгыять белеме, география укытучысы да, укучыларны «Нардуган», «Раштуа» («Рождество»), «Качману» (суга чуму), «Питрау» (Петр көне), «Май бәйрәме» (Масленица), «Семик Тройсын» (Семик һәм Троица) бәйрәмнәре белән таныштырды. 

«Аланлык» ансамбле 1989 елдан бирле оешкан. Ләкин елдан ел состав үзгәреп тора, олырак яшьтәгеләргә яшьрәкләр алмашка килә. Элеккеләрдән ирле-хатынлы Федоровлар (алар да килгән иде) ансамблебезнең йөзек кашы булып торалар. Әле мәктәп укучылары да йөри ансамбльгә«, — дип сөйләп үтте Александр Григорьев. 

Йолалар, бәйрәмнәр белән таныштыргач, ансамбль «Йөзек салыш» уены күренешен күрсәтте. Бу татарлар башкача уйнаса, аларда кызлар, теләкләр теләп, үз йөзекләрен савытка сала, араларында берсе йөзекләрне бутап, берәм-берәм ала һәм теләкләре кабул булсын, дип теләп хуҗасына кайтара. 

Укучылар «Сукыр тәкә» уенында (күзне бәйләп уйный торган) теләп катнаштылар. 

«Аланлык» ансамбле апалары очрашуга буш кул белән килмәгән. Алар үзләренең милли ризыклары — «шишәрә», «пирәмәч», «пирмәнкә» дә әзерләп килгән. Шишәрә милли ризык — "чәк-чәк«кә охшаган, пирмәнкә ул «вареники» була. Укучылар алардан да авыз итте. 

Без бер республикада яшәгәч, киләчәктә дә шулай барыбыз бердәм һәм тату яшик. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев