Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск укучылары “Татнефть” җәмгыятенең “Углерод эзен эзләү юлында” тикшеренү проектында катнашты

Әлеге өйрәтә торган тикшеренү проекты Әлмәттә старт алган иде, аннары Лениногорскиның 8нче мәктәбендә дәвам итте.

Урта гомумбелем бирү учреждениеләреннән 150 укучы өч тема: “Хайваннар турында кайгырту”, “Өлкәннәргә ярдәм”, “Эко-проект булдыра” темалары буенча углерод эзләрен санады.

Татарстанда әлеге фәнни-популяр проект өченче ел эшли. Тикшеренү темалары ел саен төрле, аларны укучылар, укытучылар сайлый да, шулар нигезендә биремнәр һәм эко-предметлар белән кечкенә чемоданнар әзерләнә. Һәркемнең тикшерү темасы аерым. Исәпләүләрне башкарганда виртуаль bot (бот) ярдәмгә килә.

«Углерод эзен эзләү юлында» проектында укучылар углерод эзләрен үзләре исәпли һәм экологиягә файда китерә. Без укучыларның әйләнә-тирәне аңлы рәвештә кайгыртуларын телибез. Һәр гамәлгә экология позициясеннән уйландык: бу әйләнә-тирә өчен файдалымы әллә минем өчен генә файдалымы?» – дип сөйли өйрәтүче тикшеренү эше кураторы Гөлйөзем Тимербулатова.

Лениногорск укучылары углерод эзен исәпләү барышында тулысынча тикшеренү эшенә кереп китте. Кечкенә чемоданнарны ачып, виртуаль бот ярдәмендә биремнәрне кызыксынып эшләделәр.

“Миңа “Хайваннарны ничек кайгыртырга” дигән чемодан туры килде. Мин монда хайваннар турында яңа мәгълүматлар белдем һәм алар турында кайгыртканда әйләнә-тирәгә китерелгән зыянны әзәйтү юлларын күрдем. Минем ситуациядән аларга азыкны зур тартмаларда алырга дигән нәтиҗә ясадым. Шулай иткәндә упаковка өчен материал да азрак китәчәк, углерод эзләре дә аз булачак һәм табигатькә дә яхшы. Безнең өйдә песиебез бар, моннан соң аңа азыкны зур пакетларда алачакбыз”, - ди 7нче мәктәп укучысы Риана Залялиева.

Шул ук мәктәптән булган Самат Кәримовларның гаиләсе табигатьне саклауга өлеш кертә икән. “Без макулатура җыябыз. Өмәләрдә катнашабыз, мәктәптә дә, яшьләр оешмасында да. Минем кечкенә энеләрем дә бар, экологик тикшеренү темасы да алар өчен кызыклы булыр”, - ди ул.

8 нче мәктәпнең биология укытучысы Наилә Кутасова сүзләренә караганда, проектта катнашу балаларны әйләнә-тирә мохиткә битараф булмауга ярдәм итә. «Бу проект өченче ел эшли, без гел катнашабыз. Укучыларыбыз хәзер экологик чараларда активрак катнаша башлады», - ди.

Наилә Кашаповна үзе, элегрәк, 100 укытучы төркемендә укуларда булып кайткан. Педагогларның аерым роле – укучыларга экологик тормыш рәвеше темасына кереп китәргә ярдәм итү.

Гөлйөзем Тимербулатова әйтүенчә, Лениногорск укучылары проектта активлык, кызыксынучанлыкларын күрсәтә. Ә кечкенә чемоданнар исә укучыларның үзләрендә кала. “Киләчәктә эко-проектларда, экология конкурсларында куллана алалар. Кирәк әйберләрне салып та куярга була”, - ди проект кураторы.

 

  • Белешмә
  • Углерод эзе – ул кеше эшчәнлеге хисабына турыдан-туры яки читләтеп җитештерелгән парник газларының суммасы. Кешенең теләсә нинди эшчәнлеге диярлек зур күләмдә парник газлары генерациясе белән бәйле. Барыннан да элек, яңартылмый торган энергия чыганаклары — газ, нефть, күмер кеше кулланылышнда зур әһәмияткә ия. Углерод эзен киметү хәзерге заманның иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Аны хәл итү әйләнә-тирә дөньяга йогынтының уңай дәрәҗәсенә якынаерга һәм климат үзгәрүенең нәтиҗәләрен йомшартырга ярдәм итәчәк.

Сергей Трусов фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев