Лениногорск педагоглары Спартакиадада катнашып кайтты
Шәһәр һәм район укытучылары Сабада узган мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасында катнашты, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты. Анда сигез төрле спорт ярышы буенча көч сынашканнар. Составында 19 кешедән торган безнең район командасы да сынатмаган. 46 муниципаль район арасында йөзү буенча 12нче лицей инструкторы Виталий Гыйләҗев беренче урынны алган. Канат тарту...
Шәһәр һәм район укытучылары Сабада узган мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасында катнашты, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты.
Анда сигез төрле спорт ярышы буенча көч сынашканнар. Составында 19 кешедән торган безнең район командасы да сынатмаган. 46 муниципаль район арасында йөзү буенча 12нче лицей инструкторы Виталий Гыйләҗев беренче урынны алган. Канат тарту буенча безнекеләр икенче урынга чыккан. Әлеге командада Кирлегәч, Иске Куак һәм 5нче мәктәп укытучылары булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев