Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск вәкилләре III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында катнаша

24-26 апрель көннәрендә Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды уза.

 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә съездны уздыралар.

Съездга Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 15 ерак һәм якын чит илләрдән 500дән артык делегат килгән.

Лениногорскидан Тәслимә Рафикова һәм Миләүшә Идиятова әлеге съездда катнашалар.

24 нче апрель көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгендә съездның пленар утырышы узды. Шулай ук биредә хатын-кызларга кул эшләре остаханәсе (күргәзмә-ярминкәсе) тәкъдим иттеләр.

25 нче апрельдә делегатлар «Бала-Сити», «АЛТА скул» мәктәпләре, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук бу көнне Корстон сәүдә-күңел ачу үзәгендә дискуссион мәйданчыклар эше оештырылды.

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын йомгаклау «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында узачак. Биредә «Калфак туе» чарасы узачак. 26 нчы апрель көнне делегатлар Г. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашачаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев