Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 200дән артык кеше реабилитацияләүнең техник чараларын сатып алуда электрон сертификатлардан файдаланды

Электрон сертификат - гражданнарга реабилитация һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән кирәкле техник чараларны оператив сатып алырга мөмкинлек бирә.

Лениногорскида ел башыннан инвалидлыгы булган 264 граждан тернәкләндерүнең техник чараларын (ТСР) һәм протез-ортопедия эшләнмәләрен электрон сертификатлар ярдәмендә сатып алганнар.

Исегезгә төшерәбез, электрон сертификат - гражданнарга реабилитация һәм абилитация программасында (ИПРА) тәкъдим ителгән кирәкле техник чараларны оператив сатып алырга мөмкинлек бирә торган корал ул. Әлеге исемлеккә кресло-коляскалар, протезлар, ортезлар, абсорбацияләүче киемнәр һәм башкалар  керә.

Бүгенге көндә сертификат буенча  индивидуаль әзерләүне таләп итә торган эшләнмәләрне дә кертеп техник чараларның 300 дән артык төрен сатып алырга мөмкин. Россия  Социаль фонды махсуслаштырылган әйберләрне сайлау һәм сатып алу өчен электрон каталог (https://ktsr.sfr.gov.ru/) булдырды. Электрон сертификат ярдәмендә кыска вакыт эчендә (барлыгы 8 көн) кирәкле техник чараны сатып алып була, ә дәүләт контракты буенча тәэмин итү 3 айга кадәр вакыт таләп итергә мөмкин.

«Инвалидлыгы булган, производствода бәхетсезлек очракларыннан зыян күргән яки һөнәри авыру алган гражданнар сертификат алуга хокуклы. Сертификатны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Социаль фондның клиент хезмәтләрендә яисә күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итеп алырга була. Мәҗбүри шарт - теләсә кайсы банкның “МИР” түләү системасы  картасы булу», - дип ачыклык кертте Лениногорск Социаль фондының Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Моннан тыш, ул 2024 елда махсус хәрби операциядән  демобилизацияләнгәннәр өчен Социаль фонд электрон сертификатларны проактив  рәвештә чыгарачак, дип өстәде. Димәк, аларга сертификатларны рәсмиләштерүгә гариза бирергә кирәкми –демобилизацияләнүчегә инвалидлык билгеләү һәм ИПРА буенча реабилитацияләүнең техник чаралары белән тәэмин итү турында мәгълүмат алганнан соң,  фонд барысын да мөстәкыйль эшләячәк.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев