Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 350дән артык күп балалы әниләр вакытыннан алда пенсия ала

Күп балалы әниләр пенсиягә вакытыннан алда, ягъни пенсия яшенә җиткәнче чыгарга мөмкин.


Биредә сүз биш һәм аннан да күбрәк баласы булган хатын-кызлар турында бара. Күп балалы әниләргә вакытыннан алда пенсия билгеләнә.

Лениногорскида 350дән артык күп балалы әниләр вакытыннан алда пенсия ала. Бу хакта Социаль фондның Лениногорск клиентлар хезмәте начальнигы Айгөл Исламова хәбәр итә.

“5 һәм аннан да күбрәк баласы булганнар 50 яшендә пенсиягә чыгарга хокуклы. Шул ук вакытта дүрт һәм өч баласы булган  әниләр  пенсиягә 56 һәм 57 яшьтә чыга ала”, - ди Айгөл Исламова.

Ул  күп балалы аналарга вакытыннан алда пенсия билгеләү өчен  кайбер таләпләрнең үтәлүе шарт, дип билгеләп үтте: әлеге категориягә караган хатын-кызның  15 ел хезмәт стажы булу, 23,4 пенсия коэффициенты туплану, балаларны  8 яшькә кадәр тәрбияләү һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителү булмау.   

Татарстанлылар, шул исәптән лениногорскилылар sfr.gov.ru сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында үзләренең шәхси кабинетлары аша хезмәт стажларын һәм пенсия коэффициентларының күпме булуын тикшерә алалар.

 

фото: https://ru.freepik.com

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев