Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида 6нчы мәктәп Россия Герое Дамир Исламов исемен йөртәчәк

Бүген – 1 сентябрьдә 6нчы мәктәптә тантаналы вакыйгалар: Белем көне һәм мәктәпкә Россия Герое Дамир Исламов исемен бирделәр.

Әлеге тантаналы чарада Россия Герое Расим Баксиковның катнашуы да зур дәрәҗә булды.

Белем көненә багышланган тантаналы линейка Россия Һәм Татарстан флагларын күтәрү белән башланды. Бүген 6нчы мәктәпкә 57 бала беренче сыйныфка килде. Аларны һәм башка укучыларны, укытучылар коллективын Россия Герое Расим Баксиков, «Защитники Отечества» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, Дамир Исламов укыган Казан танк училищесы командиры Виталий Совин һәм район башлыгы урынбасары Сергей Тимаков котлады.

Лениногорск администрациясенә мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективы исеменнән белем бирү учреждениесенә Дамир Исламов исемен бирү турында гариза кергән булган. Ул уңай хәл ителде, сессиядә депутатлар бертавыштан әлеге карарны кабул итте. Менә бүген – Белем көнендә мәктәп яңа исемле булды.

Дамир шушы мәктәптә укыган, 2014 елда тәмамлаган. “Без Дамирның нәкъ менә безнең мәктәптә укуы белән горурланабыз. Ул гади генә малай иде. Тырышып укыды. Кызганыч, хәрби операциядә батырларча һәлак булды”, - диде мәктәп директоры Ирина Никифорова.

«Защитники Отечества» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина әйтүенчә,  бүгенге көндә Татарстанда 9 Россия Герое бар. “ Алар бу исемне махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәгән өчен алганнар. Кызганыч, 4 сенә вафатларыннан соң гына бу исем бирелде, шуның берсе – Дамир Исламов. Хөрмәтле укучылар, сез лаеклы рәвештә мәктәп Дамир Исламов исемен йөртү белән горурлана аласыз. Лениногорск – төбәгебезгә 12 Герой биргән шәһәр ул”, - диде.

Россия Герое Расим Рашидович шулай ук укучыларга, укытучыларга котлау сүзләре ирештерде, укучыларга үз Ватанының лаеклы ул-кызлары булып үсәргә теләде.

Расим Баксиков – Алексеевск районы Биләр авылыннан. “Монолит” позывной белән йөртелүче танкчы. 6 июньдә махсус хәрби операция зонасында “Алеша” исемле танк  берүзе украин ягының бронетехника колоннасын тар-мар итә.

Бүгенге тантаналы чарада  якташыбыз Дамир Исламовның апалары : Регина һәм Динара катнашты. “Бүген безнең өчен дулкынландыргыч көн. Дамирның туган мәктәбенә аның исемен бирделәр. Бу эштә ярдәм итүчеләргә, тәкъдим итүчеләргә бик зур рәхмәт. Әле Лениногорскида Россия Герое исеме белән аталучы мәктәп юк иде, 6нчы мәктәп – беренче булды.  Бәлки, моннан соң матур традициягә нигез салыр, башка мәктәпләргә дә Геройлар исеме бирелер”, - ди Динара Алтынова.

Лениногорскига әлеге чарага Дамир Исламов белән бер танкта һәлак булган Дамир Гилемхановның әнисе Ленария Хасбиулловна, әтисе Рәшит Саматович килгән иде.

Тантаналы линейкадан соң  Россия Герое Расим Баксиков мәктәпнең 10нчы һәм 11нче сыйныф укучылары белән “Батырлык дәресе” үткәрде.

Розалия Мостафина

Ильмира Гареева фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев