Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида автобус марафоны: Илкүләм проектлар уңайлы мохит тудыра

«Татарстан –казанышлар республикасы» автобусы 14 февральдә Лениногорскига килде.

Лениногорск Мәдәният сараенда дискуссия форматында чара узды. Чараның спикерлары Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов булды.

Дискуссиянең модераторы “Татарстан” дәүләт теле-радио каналы алып баручысы Дмитрий Второв иде.

Чарада шулай ук район активы, предприятие-оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, иҗтимагый оешма вәкилләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарәләр депутатлары катнашты.

Дискуссия башланганчы кунаклар һәм катнашучылар Мәдәният сараеның икенче катында урнашкан республика казанышларына багышланган фотокүргәзмә белән таныштылар.

Дискуссия вакытында РФ Президенты җитәкчелегендә тормышка ашырыла торган илкүләм проектлар турында һәм Лениногорск районының әлеге проектлар үсешенә керткән өлеше хакында фикер алыштылар. Аерым алганда, юллар, мәгариф, мәдәният, шәһәр мохите өлкәләренә караган проектлар каралды.

«Илкүләм проектлар – алар республикабызның алга таба үсеш нигезе. Беренче чиратта татарстанлыларның тормыш сыйфатларын яхшыртуга юнәлдерелгән», - диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин.

Депутат әйтүенчә, авыр ситуация булуга карамастан, тормыш дәвам итә. “Безнең илебезне саклаучы хәрбиләр, шул исәптән алар арасында  лениногорскилылар да бар, алдында баш иябез. Аларның әти-әниләренә, якыннарына рәхмәт”, - диде.

Айрат Хәйруллин Лениногорскига яратып килүен әйтте. “Монда кешеләр аралашуга һәрвакыт ачык. Лениногорскилылар алдынгы технологияләр яклы. Районда актив рәвештә һәм беренчеләрдән булып мәктәпләрне информатизацияләүгә алындылар, балалар үсеше өчен киңлекләр дә бар”, - дип ассызыклады.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, Лениногорск районы күп кенә илкүләм һәм төбәк программаларында һәм проектларында катнаша.

“Соңгы елларда Лениногорск муниципаль районы икътисадының барлык тармакларында үзгәрешләр күренә, – дип ассызыклады Рәгать Хөсәенов.  – Лениногорскиның перспективалары бар, чөнки монда уңган халык яши, без алар белән горурланабыз. Район үсешен ике вариантта күрәм: беренчесе – юллар челтәре үсеше, икенчесе – кадрлар”, - диде ул.

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты ярдәмендә районыбыз авыллары яңа фельдшер-акушер пунктлы булды, узган ел ахырында Мордва-Кармалка авылында ачылды. ФАП 300гә якын кешегә хезмәт күрсәтә. Ивановкада исә капиталь ремонт үткәрелде, яңа төсмер алды. Учреждение Аккүл, Михайловка, Медведка, Марьяновка һәм Ивановка халкына –  барлыгы 800дән артык халыкка медицина хезмәте күрсәтә.

“Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты ярдәмендә Лениногорск үзәк район хастаханәсенең медсанчасть поликлиникасында да капиталь ремонт үткәрелде, шулай ук яңа җиһазлар да куелган.

Узган ел Шөгердә илкүләм проект һәм “Татнефть” гранты ярдәмендә гериатрия үзәге ачылды. Монда 18 авылга хезмәт күрсәтү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Ә Шөгер участок хастаханәсендә рентген тикшерүләр үткәрү өчен заманча цифрлы аппарат барлыкка килде. Аппарат ярдәмендә тикшерү сәламәтлек өчен минималь зыянлык белән башкарыла, бу пациентлар өчен иң мөһиме.

“Юлларның сыйфатлы булуы да кеше тормышында – мөһим фактор, - ди Рәгать Хөсәенов. – “Имин сыйфатлы юллар” илкүләм проекты ярдәмендә узган ел Лениногорскида 3 мең 500 километрдан артык – юл, 2 километрдан артык тротуар ремонтланган. Быел автоюлларның ике участогын: Лениногорск-Чирмешән, Бөгелмә-Лениногорск юлын ремонтлау күздә тотыла”, - диде.

Шулай ук Камышлы елгасы аша күперне реконструкцияләү дә булачак.

Марафонда катнашучылар “Мәгариф” илкүләм проектына да кагылдылар.  Узган ел Иске Писмән мәктәбендә “Үсеш ноктасы” үзәге барлыкка килсә, быел  Ивановка мәктәбендә булачак, монысы райондагы тугызынчы үзәк булыр.  Узган ел 8нче мәктәптә зур күләмле ремонт үткәрелде, әлеге мәктәп “Татнефть” грантын откан иде. Кабинетларны яңартып, заманча җиһазлар урнаштырдылар.

Республика программасы ярдәмендә Иске Куак, Куакбаш мәктәпләрендә, 4нче мәктәптә азык-төлек блоклары яңартылды.

Рәгать Хөсәенов билгеләп үткәнчә, “Торак һәм шәһәр мохите” илкүләм проекты ярдәмендә шәһәребез күрке булып торган “Мәхәббәт” паркы төзелде. Буалар каскады да шулай ук илкүләм проект ярдәмендә төзекләндереләчәк, аңа 95 млн сум акча бүленгән.

“Яшьлек” паркы төзелеше дә башланды. Быел аның икенче этабы башкарылачак. "Лениногорск урман территорияләре белән янәшә тора, урман-парк зонасы тирәсендә урнашкан, үзенең чишмәләре белән дан тота. Нәкъ менә бу проект шәһәрнең яшел гүзәллеген ассызыклар дип уйлыйбыз”, - диде район башлыгы.

Лениногорскидагы очрашу ахырында Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге дәүләт фольклор музыка ансамбле чыгышы булды.  

Розалия Мостафина

Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/photoreport.htm/photoreport/9413499.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев