Лениногорскида «Без бергә» интеллектуаль уен узды
Лениногорск Мәдәният сараенда студентлар һәм мәктәп укучылары командалары «Без бергә» интеллектуаль уен уйнадылар.
Уен Бөтендөнья толерантлык көненә багышланган иде. Барлыгы 6 команда очрашты.
Алар тест сорауларына җавап бирде, ребуслар чиште, сүзләрне мәкальләргә дөрес туры китереп куярга кирәк иде. Уенның соңғы өлешендә команда капитаннары милли киемнәр турындагы белемнәрен имбатлады.
Нәтиҗәдә, беренче урында шәһәрнең 7 нче мәктәп командасы «Чудо-семейка", икенче урында - 6 нчы мәктәп, өченче урынны 11 нче гимназия командасы алды.
«Без бергә» интеллектуаль уенының максаты - яшьләр арасында милләтара һәм мәдәниятара хезмәттәшлекне ныгыту.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев