Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида блиндаж шәмнәре ясау буенча мастер-класс үткәрелде(+фотолар)

Лениногорскиның “Дари добро” иҗтимагый оешмасында блиндаж шәмнәре ясау буенча мастер-класс үткәрелде.

Аны "Безнекеләр өчен тегәбез!" (“Шьем для наших!”) активисты Екатерина оештырды.

Бу юлы чарада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр катнашты. Алар «Дари добро» иҗтимагый оешмасына бик теләп йөриләр.

Мастер-класс вакытында, Екатерина шәмнең ничек кулланылачагы, аны ничек ясаулары турында сөйләде.

Эш барышында, зур өстәл артына утырып, барысы да эшкә кереште. Кемдер картон тигезли, кайсы кисә, махсус алып килгән банкалар эченә тутыра һәм башкалар.

“Дари добро” иҗтимагый оешма җитәкчесе Гүзәл Ногуманова әйтүенчә, мөмкинлекләре чикле кешеләр булсалар да, гуманитар ярдәм җыюда алар да бик теләп катнаша. Үз өлешләрен кертәселәре килә. Шул рәвешле, алар үзләренең әһәмиятен һәм кирәклеген тоялар, ди.

"Дари добро» иҗтимагый оешмасы моннан 7 ел элек төзелгән. Хәзер вакытта аңа 20гә якын яшүсмер һәм өлкәннәр йөри. Алар белән төрле уен, дәресләр һәм чаралар үткәрә, дип сөйлиләр оешма хезмәткәрләре.  

Ильмира Гәрәева

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев