Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Бөтенроссия этләр күргәзмәсе узды (+фотолар)

Лениногорскиның Лыжная урамында урнашкан Боз сараенда Бөтенроссия этләр күргәзмәсе үткәрелде.

Күргәзмәгә төрле төбәкләрдән төрле токымлы этләр асраучылар килгән иде. Боз сараена килеп керүгә андагы этләрнең күпчелеген күрсәгез, нинди генә токымлы этләр юк. Мәсәлән, доберман, шпиц, мопс, овчарка, акита-ину, хаски, корги һәм башкалар.

Бөтенроссия этләр күргәзмәсе Лениногорскида ун елга якын үткәрелә. Әлеге күргәзмә хезмәт этләрен тәрбияләү буенча Лениногорск клубы җитәкчесе Мансур Гильмурадов җитәкчелегендә үткәрелә. 

Күргәзмә турында ул болай ди: "Һәр елны да әлеге күргәзмәне матур һәм истә калырлык итеп үткәрергә тырышабыз. Үзегез дә күрәсез, нинди генә токымлы этләр юк бүген монда. Илледән артык токымлы этләр катнашачак, дип әйтә алам. Этләр нинди сынаулар аша узачак? Мәсәлән, беренче турда тышкы кыяфәте, гәүдә төзелеше, тешләренең тәртиптә булуы каралса, икенче турда физик әзерлеге, ничек йөгерүе һәм команда үтәве тикшерелә. Соңыннан беренче, икенче, өченче урыннар бирелеп Кубок, диплом, медальләр тапшырылачак», – диде ул.

Этләр күргәзмәсенең баш судьясы Мстислав Поливанов та Лениногорскида үткәрелгән әлеге күргәзмәдә ел саен катнаша алмаса да, быел мөмкинлектән файдаланып килгән.

"Лениногорскида үткән бөтенроссия этләр күргәзмәсе башка шәһәрләрдән аерылып тора. Монда әзерлек дәрәҗәсе дә, үтәсе урынның кагыйдәләргә туры килүе дә яхшы дип әйтәсем килә. Этләрне сынар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Сезнең шәһәрдә этләрне үрчетү үзәге дә бар. Башка якын-тирә шәһәрләрдә күргәнем юк»,-диде ул.

Әлеге күргәзмәгә килмичә калмый булдыра алмадым, чөнки үзем дә этләрне бик яратам. Бөтен этне фотога төшереп, сыпырып чыктыйм бугай инде. Этләрнең күбесе яраттырып тора тагын югыйсә. Араларында бигрәк матурлары, ягымлылары да бар, үзләре кечкенә, күз карашлары сабый баланыкы кебек. Токымлы этләрне карау да кыйммәткә төшәдер. Йонын өй шартларында алып булмый, тырнакларына «маникюр», прививка ясатыр өчен дә махсус урынга барырга кирәктер. Мәсәлән, шпиц токымлы этнең бәясе якынча 150-250 мең сум тора икәнен дә ачыкладым.

Әлеге конкурста катнашырга килгән Татьяна Емельянова Лениногорскиның үзеннән булып чыкты. Кулында шпиц токымлы эт тоткан. Татьяна Емельянова этләр белән эшли, грумер булып чыкты. (Автор: грумер — этләрнең йонын, тырнакларын кисүче, колак-күзләрен чистартучы.) 

«Этләр белән эшләү миңа бик ошый. Үз эшемнең остасы, дип әйтә алам үземне. Үземдә дә дүрт немец шпиц токымлы эт асрыйм. Кулымдагы этемнең исеме Вэлси, аңа дүрт яшь ярым. Ике тапкыр әни булырга да өлгерде. Балалары Мәскәү, Урал шәһәрләрендә үсә. Ул инде минем Россия буенча этләр арасында үткәрелгән конкурсларда чемпион булды. Өч ел элек шәһәребездә үткән Бөтенроссия этләр күргәзмәсенә кызыксынып кына килгән идек, уйламаганда беренче урынны яуладык. Һәм шуннан башланды инде. Ә бүгенге күргәзмәгә чемпион классы составында гына килдек, катнашырга дип түгел», — дип уртаклашты. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары (Фотолар аста фотогалереяда карый аласыз) 

Интернет челтәре мәгълүматларына карасак, токымлы этләрнең ничә сум тора?

Тибетский мастиф — 175 меңнән артык.

Лоучен — 440 мең сум. 

Чехословацкий вочак — 4 миллион сум.

Самоед — 300 меңнән алып 1 миллион 200 мең сум. 

Фараонга охшаган этләр — 660 мең сум. 

Чау-чау токымлы эт — 440 меңнән 967 мең сумга кадәр.

Аффенпинчер — 176 мең сум. 

Азавак — 837 мең сум.

Ротвейлер — 793 мең сум. 

Бульдог (Франция) — 352 меңнән — 705 меңгә кадәр.

Сикоку (коти-ину) — 352 мең сум.

Зенненхунд (Швейцария) — 352 мең сум.

Хаски — 705 мең сум. 

Дог (Аргентина) — 705 мең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев