Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида бурычлылар арткан

Бүген мэриянең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә үтте. Төп мәсьәлә - эшләүче халыкның торак - коммуналь хуҗалык өчен бурычлары җыелу иде. Әлеге өлкәдәге хәл белән «ЦИР ЖКХ и С» җәмгыяте директоры Исхак Садриев таныштырды. Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республика буенча бурыч 4 млрд....

Бүген мэриянең актлар залында район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә предприятие җитәкчеләре катнашында киңәшмә үтте. Төп мәсьәлә - эшләүче халыкның торак - коммуналь хуҗалык өчен бурычлары җыелу иде.
Әлеге өлкәдәге хәл белән «ЦИР ЖКХ и С» җәмгыяте директоры Исхак Садриев таныштырды.
Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә республика буенча бурыч 4 млрд. сум тәшкил итә. Лениногорск районында да хәлләр әллә ни куанырлык түгел. Лениногорскилыларның газ өчен 22 млн.сум һәм электр энергиясе өчен 12 млн. сум бурычы җыелган. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бурычларны бетерүдә предприятие җитәкчеләре белән эшләү яхшы нәтиҗә бирә. Ләкин барысы ярдәм итәм, дип тормый. Р. Хөсәенов нәтиҗә ясап, бурычларны бетерү айлыгы игълан ителүе турында әйтте. Аның барышында хокук сакчылары, суд приставлары һәм башка кайбер оешма вәкилләре белән рейдлар оештырылачак, төрле характердагы чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: долги