Лениногорскида “Чишмә” берләшмәсе 65 еллык юбилеен билгеләп үтте (+ фотолар)
Котлаулар, матур теләкләргә төрелгән кичә узды.
Кайчандыр бөтен Татарстанга үзен таныткан “Чишмә” иҗат берләшмәсе 65 еллык юбилеен шәһәребезнең Н.М.Кудашев исемендәге музыка мәктәбендә “Чишмәләр ургылып аксыннар” дигән әдәби-музыкаль кичә итеп үткәрде.
“Чишмәлеләрне” котларга Казан, Яр Чаллы, Әлмәт язучылары, шагыйрьләре килгән иде. Алар арасында Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Шәмсия Җиһангирова, Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, язучы Рафис Корбан, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗев, Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге язучылары һәм аның рәисе Рәфкать Шаһиев һәм башкалар килде.
Әлбәттә, җылы теләкләргә бай булды. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова аларга саекмас иҗат чишмәсе теләде, истәлекле бүләк тапшырды. Шәмсия Җиһангирова Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән “Чишмә” әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Мин ерак юл булгач, Лениногорскига иртәрәк килдем һәм гимназия белән танышып чыктым. Нинди нурлы йөзле, саф татарча сөйләшүче балалар белән очрашырга туры килде. Димәк, сездә тел яшәчәк”, - диде.
Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин фикеренчә, әдәби мохитне тудыра алырга кирәк. Ул булмаса, күп кеше үзенең нәрсәгә сәләтле булуын белмәс иде, диде. “Күп кенә язучыларыбызның иҗатлары “Чишмә”дә чыныгу алган. Шамил Бикчурин, Җәүдәт Дәрзаман, Әнвәр Шәрипов һ.б”, - диде. Ул шулай ук Татарстан Язучылар берлегеннән Рәхмәт хатларын “Чишмә” әгъзаларына тапшырды.
“Чишмә” берләшмәсе шагыйрьләрне һәм язучыларны гына рухландырмаган, рәссам Мөдәррис Минһаҗев та Лениногорскида яшәгәндә “Чишмә”дән көч-дәрт алуын әйтте, шигъри дөнья үзенә тарткан, ул хәзер дә безнең шагыйрьләр: Таһир Шәмсуаров, Рәшит Шиһап шигырьләрен татар мохитендә сөйләп, тарата.
Күрше район – Әлмәт дусларыбыз да хөрмәт итеп килделәр. Һәм Әлмәт бүлегенең 60 еллыгына карата чыгарылган саллы китапта Лениногорск шагыйрьләренең әсәрләре урын алуын хәбәр итте Рәфкать Шаһиев һәм китапны бүләк итте.
Шунысы шатлыклы: "Чишмә"нең эшен дәвам итүчеләр бар. 11нче гимназиядә укытучы Венера Сәмигуллина җитәкчелегендә "Чишмәкәй" түгәрәге эшли. Андагы талантлы кызлар һәм малайлар бу кичәдә үзләре иҗат иткән шигырьләрне башкардылар.
Бүгенге көндә иҗат эше белән янып-көеп йөрүче 23 кеше “Чишмә” әдәби берләшмәсендә тора. Араларында шагыйрьләр, композиторлар, укытучылар бар. 65 ел эчендә “Чишмә”дән 24 профессиональ язучы чыккан. Бүгенге көндә “Чишмә” берләшмәсенең 17 язучысы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары. Хәзерге вакытта берләшмәне халык мәгарифе отличнигы, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров җитәкли.
Кичә барышында үзләренең матур җырларын Гөләндәм Кәбирова, Ләйсән Рахманова, Илдус Камалов, Мансур Хәсәнов, Людмила Аланлы бүләк итте. Мәдәният йортыннан гармунчылар ансамбле көйләр сузды.
Язманы тулысынча “Заман сулышы” газетының 1 декабрь санында укырсыз.
Розалия Мостафина фотолары
фотолар галереядә дә бар, анда да керегез
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев