Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида экологик икеайлык башланды

Лениногорскида кардан һәм боз катламнарыннан чистарту эше дәвам итә.

Хезмәт күрсәтүче оешмалар кварталның эчке якларындагы юлларны җыештыралар, биналар түбәләрендә булган боз сөңгеләрен чистарталар.

«БлагСтройДорХоз» җәмгыяте көче белән гомуми файдаланудагы юлларны, юл чатындагы тротуарларны һәм  тукталыш павильоннарын җыештыру эше башкарыла, җәмәгать урыннарында, паркларда һәм скверларда кечкенә архитектура формаларын ремонтлау үткәрелә.

Лениногорск районы территориясендә 1апрельдән чистарту икеайлыгы башланды. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк. Беренче экологик өмә 20 апрельгә планлаштырылган. Быел да урамнарны юдырту эше булачак. Апрель урталарыннан соң бу эш башкарылыр дип көтелә.

Санитар икеайлык – Лениногорскиның чисталык экомарафоны. Район территориясенең һәр почмагына чистарту эшләре кирәк.  Бу икеайлык -  чүплекләрне бетерү дә, агач утырту да, ярларны чистарту да.

 

фото: https://leninogorsk.tatarstan.ru

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев