Лениногорскида эш эзләүчеләр өчен эш урыннары ярминкәсе узачак
Ярминкәдә Лениногорск муниципаль районының предприятие-оешмалары катнашачак.
Лениногорск Мәшгульлек үзәге 25 майда 10 сәгатьтә эшсез, эш эзләүче гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе уздыра.
Ярминкәгә килүче предприятиеләрнең вәкилләренә барлык кызыксындырган сорауларын бирә алачаклар.
Ярминкә Гагарин урамы, 51нче йортта, 2нче катта узачак.
Белешмәләр өчен телефон: 8(85595)55-907, 55-899, 55-894.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев