Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Физкультурачылар көне узды (+фотолар)

Лениногорскиның Түбән сулык территориясендә Физкультурачылар көне узды.

Ул өч мәйданчыкта барды. Беренчесендә яшь егет һәм кызлар волейбол уйнады. Кызлар арасыннан Зәринә Мөхәммәдиева, ВК «Атлант» волейбол төркеменә йөри икән. Бәйрәм көнне нефть техникумы студентлары белән көч сынаштылар. Билгеле, иптәшләрчә уен үткәрделәр. 

Камилә Газизова да уенда бик теләп катнашкан. Беренче уенда жиңгәннәр, икенчесендә: «Әз генә көч һәм игътибарлык житеп бетмәде, шуңа тупны эләктереп калам алмадым, кызганыч, жиңелдек», дип уртаклашты ул. 

Мәйданчыкның икенчесендә теләгән һәрберсе ГТО нормативларын бирде. Катнашучылар урыннан сикерде, тартылды, отжимание ясады һәм башкалар. Катнашкан өчен бүләккә тәм-том алды. 

Башка мәйданчыкта «Логос» балаларга һәм яшүсмерләргә психологик һәм педагогик ярдәм күрсәтү үзәге төрле уеннар оештырып, барысына да татлы бүләкләр бирде. 

Бәйрәм Физкультурачылар көненә багышланган булгач, скандинавча йөрү турында да әйтеп китми булмас. Йөрүдә 10нан артык кеше катнашты. Жиңүчеләргә Дипломнар бирелде. Кемнәр соң алар? Бу хакта киләсе материалда укыгыз. 

Рамия Гарифуллина мәгълүматы һәм фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев