Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида “Городки” уены сезоны башланды

Лениногорскиның «Яшьлек» спорт комплексы стадионының мәйданчыгында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган “Городки” уены буенча чемпионат узды.

Уенда катнашучыларны шәһәр башкарма җитәкченең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, Лениногорск шәһәре һәм районы сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Анатолий Кондратьев, уенның баш судьясы Сергей Якшигулов сәламләде һәм уңышлар теләде. 

Иң элек, катнашучылар өчен мастер - классны чаңгыда ике төр ярыш буенча СССРның атказанган спорт мастеры Николай Наговицын күрсәтте. 

Уен нәтиҗәләре буенча профессионал ир - атлар арасында I урынга - Сергей Якшигулов, II урынга - Ленар Митрофанов, III урынга - Якуп Халиков лаек булды. 

“ЛениногорскРемСервис” җәмгыятеннән катнашкан ир-атлар арасында I урын - Иван Егоров, II урын - Тимур Шәмсуллин, III урын - Илгиз Шәмсуллинга бирелде. 

Хатын - кызлар арасында “ЛениногорскРемСервис” җәмгыятеннән I урынны Татьяна Савельева яулый. 

II урынны - Фәридә Усманова, III урынны политехник уолледж студенты Айгөл Рәхмәтуллина ала. 

Шәһәрнең уку йортлары егетләре арасында I урын - Мансур Миназов (ЛПК), II урын - Вадим Еруков (ЛНТ), III урын - Эмиль Сатдиновка (ЛМХПК) бирелә. 

Кызлар арасында I урынга - Илюза Нафикова (ЛПК), II урынга Алексия Леонтьева (ЛМХПК), III урынга Полина Иванчина (ЛПК) лаек була.

Фото: Рамия Гарифуллина 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев