Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида Мактаулы гражданин Григорий Никишинны искә алдылар (+фотолар)

Лениногорскиның Россия Герое Дамир Исламов исемендәге 6нчы мәктәбендә шәһәрнең Мактаулы гражданины Григорий Никишинның тууына 100 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узды.

Чара мәктәпнең актлар залында үтте. Алып баручылар Григорий Никишинның тормыш юлы турында сөйләсә, слайд-шоуда фотолар ярдәмендә барысы да күрсәтелеп барылды. 

Белешмә:
Григорий Иван улы Никишин  1942 елда армия сафларына алына. Мәскәүнең хәрби-пехота училищесына юнәлтелә. Бөек Ватан сугышында дивизия разведкасында катнаша. Ржевтан Кенигсбергка кадәр барып җитә. Сугышны старшина исеме белән тәмамлый. 
Григорий Никишин – ике “Дан” ордены кавалеры, “Ватан сугышы”ның өч ордены, ике “Кызыл Йолдыз” ордены иясе. Шулай ук, “Батырлык өчен”, “Хезмәттәге аерымлыклары” өчен медале алган. 
Лениногорск шәһәренең 6нчы мәктәбендә хәрби әзерлек башлангычы (НВП) һәм ОБЖ дәресләрен укыткан. Мәктәпнең “Туган җир” музеена нигез салган һәм җитәкләгән. 
Лениногорскиның Мактаулы гражданины.

Григорий Никишинның тормыш юлы белән таныштыру тәмамлангач, аның белән бер чорда эшләгән хезмәттәшләренә дә сүз бирелде. Россия Герое Дамир Исламов исемендәге 6нчы мәктәп директоры Ирина Никифорова аны бары тик яхшы яктан гына искә алды. 

“Григорий Иван улы, чыннан да, бөтен Бөек Ватан сугышы юлын үткән. Калган гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган. Әгәр ул исән булса, аңа 100 яшь тулган булыр иде. Кайсы вакыт кына булмасын, дәресме ул, тәнәфес ме, балалар белән уртак телне тиз таба иде. Аның белән эшләгән чорны искә алсам, без бит кайда гына булмадык. Мәсәлән, Балтыйк буенда (Прибалтика)гы мәктәптә, сугыш хәрәкәтләре барган урыннарда, Советлар Союзы Геройларының – Яковлев, Хәйрутдинов, Яницкий һәм башкаларның туган җирләрендә. Әлеге сәяхәтләр 1970 елларда башланды, дип истә калган. Җиңүнең 25 еллыгы уңаеннан мәктәпнең хәрби әзерлек башлангычы (НВП) кабинетында да почмак ясый ул. Анда Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән якташлырыбыз турында мәгълүмат тупланган. Бүгенге көндә, мәктәптә музеебыз актив эшләп килә, хәзерге вакытта ремонт эшләре дә алып барыла. Илебездә барган вакыйгаларны барчабыз да яхшы белә. Мәктәпкә якташыбыз, шушы мәктәпне тәмамлаган укучыбыз, Россия Герое Дамир Исламов исеме бирелде. Музеебызда аның турында, МХОда һәлак булган башка якташларыбыз турында да тиздән стендлар урнаштырылачак”,- дип әйтте ул.        

Григорий Никишин белән бергә эшләгән чорны башлангыч сыйныф укытучысы Надежда Ваганова да искә алды. 

“Григорий Иван улы белән мин 1980 елдан бирле эшләдем. Ул вакытта әле яңа гына югары уку йортын тәмамлаган яшь укытучы идем. Ул минем остазым иде. Яшь укытучы булганыма, авыр холыклы укучылар белән ничек уртак тел табарга, ничек тәрбияләргә өйрәтте. Бүгенге көндә дә аның киңәшләрен истә тотып, шулай тәрбиялим укучыларымны. Ул укучыларга патриотик тәрбия бирүгә нык игътибар бирде.  Григорий Иван улы шигырьләр, одалар яза белмәсә дә, матур сөйли белә иде. Шуның өстенә чын ир-ат икәнен дә исбатлады ул. Ничек дисезме? Тормыш иптәше Надежда чирләгәч, гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның янәшәсендә булды, карады. Аның каберенә сәяхәт кылган вакытта баш имичә киткәнебез юк”,-дип уртаклашты. 

Мәктәптә эшләп килүче музейда да булдык. Чыннан да, анда килеп керүгә Бөек Ватан сугышы елларында батырлык күрсәткән геройларыбыз фотолары, стендлар, шәһәребез тарихы, төрле шәһәрләргә сәяхәт иткән урыннардан фотолар урнаштырылган. Григорий Иван улы Никишинның да үзе турында мәгълүмат бар. 

Рамия Гарифуллина, автор фотолары.     


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев