Лениногорскида халык дружинасы сафта
Шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре берлектә халык дружиналары (ДНД) да кайгырта. Мондый төркемнәрне үзләренең микрорайоннарында ТОСлар да булдырды. Аларның унөчесе дә бүген гамәлдә. Рәсми рәвештә теркәлеп: барлык халык дружиналары да региональ реестрга кертелгәннән соң, дежурлык графиклары билгеләнеп ноябрьдә үз эшен башлап җибәрде. Кул бәйләвече һәм "Халык дружинасы"дигән махсус жилет...
Шәһәр урамнарында җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре берлектә халык дружиналары (ДНД) да кайгырта. Мондый төркемнәрне үзләренең микрорайоннарынд
Кул бәйләвече һәм "Халык дружинасы"дигән махсус жилет киеп, 6 нчы һәм 7нче ТОСның ДНД әгъзәлары полиция майоры Румия Сәләхова белән берлектә чираттагы рейдка чыктык. Бу кичтә имин булмаган кайбер гаиләләрне барлау иде безнең маскат. Иң беречеләрдән булып хәмер эчәргә яратучылар җыела торган фатирларда тукталырга булдык.
- Бүген җомга, "куңелле" вакыйгаларга бай көн. Бөтен "дөньяларын" онытып эчүчеләрне аеруча да күз уңында тотарга кирәк, - дип үзенең биләмәсендәге шундый фатирлар белән таныштыра башлады 3нче ОПОП начальнигы Румия Искәндәровна. - Фатирларына һич керә торган түгел, ишекне дә көч-хәл белән генә ачтырабыз, ди ул.
Ни гаҗәп, ул көнне сәрхүшләр дип мөһер сугылган фатирда тынычлык урнашкан, хәтта бүлмәләрендә ремонт та ясый башлаганнар. Мондый уңай үзгәрешне күреп, әлбәттә, сөендек. Баскычтан төшкәндә каршыбызга бер ханым очрады.
- Сезне күрүем яхшы булды әле. Өстәге катта яшәүче күрше хатыны вакыты белән "салгалап" ала. Андый вакытларда бөтенләй йокы күрмибез, сөйләшеп карый алмассызмы икән үзе белән дип мөрәҗәгать итте ул безгә.
Кемдер, ниһаять, акылга утыра башлаган дип шатланырга өлгермәдек, инде икенче берәүне тәртип бозучылар исемлегенә теркәп куйдык.
Тагын бер йортка кузгалдык. Беренче катта урнашкан бу фатирда да күңел ачулар кабатлана икән. ДНДлар килеп кергәндә, хуҗасыннан башка беркем дә юк иде. Орчык хәтле генә, җитмештән узган бу әбинең өендә тәртип, чисталык дигәннең әсәре юк- югын, әмма аек булып, аш пешереп йөрүе инде яхшы якка үзгәргән дигәнне аңлата. Ул үзе дә: "Эчүемне ташладым бит, хәзер мин тәртипле", диде.
Имин булмаган күп балалы берничә гаиләгә дә бардык. Биш бүлмәле фатирда яшәүче Н.нар да уңай якка үзгәргәннәр. Без килеп кергәндә: кем дәрес әзерли, кем телевизор карый, ә кемдер кичке аш хастәрләп йөри иде. Фатирларында да тәртип. Тыныч һәм матур итеп сөйләшкәннән соң, кәнәгатьлек хисе белән саубуллашып чыгып киттек. Әлегә кадәр бу гаиләдән даими рәвештә зарланган күршеләре дә бернинди шелтә белдермәде.
Тагын имин булмаган күп балалы гаиләдә булганнан соң күңелдә күп сораулар туды. Биш бүлмәле фатирның бүлмәләре чүп-чар һәм әллә нинди кирәкмәгән әйберләр белән шыплап тулган: әллә син фатирда, әллә син чүплектә йөрисең. Хуҗа кешегә ( яшь балалар атасы):
- Мондый шартларда ничек яшисез соң? Ә балаларыгыз ничек йоклый, ашый, - дигән сорауны бирдек.
- Башкалар ничек үсә, безнеке дә шулай, - диде ул тыныч кына. Андагы шакшылык, пычраклыкны әйтеп бетергесез. Ә хуҗабикә безне ишегалдында очратуга ук: "Балаларымны бирмим сезгә", дип сөйләшергә дә теләмичә, бөтенләй качты. Шәһәребезнең уртасындагы йортларның берсендә урнашкан бу фатирда яшәүчеләр белән күптәннән профилактика алып барыла икән. Тик нәтиҗәсе генә күренми: чүплектән иске-москы, кеше сәләмәсен ташу гадәтен, аерым әйткәндә, бу чирдән һаман да арына алмыйлар.
Бердәм булганда гына, күмәкләп бер максатта эшләгәндә генә тискәре күренешләргә чик куярга мөмкин.
Зилә Мөдәррисова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев