Лениногорскида яшәүче Гордеевлар гаиләсендә - үзара татулык, хөрмәт, ярату
Гаилә учагында.
Урдалы кызы Зөлфия белән Иске Куак егете Николай арасында моннан 46 ел элек кабынган ярату хисләре бүген дә кайнарлыгын сүндермичә саклана.
Гордеевларның гаилә тарихы, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр турында Зөлфия Габделхак кызы белән сөйләшәбез.
Яшь кыз белән яшь егет Лениногорскида тулай торакта танышалар. Ул чакта әле Зөлфия Чистай педучилищесын тәмамлап, эшкә кайткан чагы, яңа ачылган 7нче балалар бакчасына эшкә урнаша.
Кыз – данлыклы нәселдән, укытучылар нәселеннән. Әтисе – Габделхак Минәхмәтович Гайнетдинов Урдалыда мәктәп директоры була, җиде баласының дүртесе педагоглык һөнәрен сайлый. Гомумән алганда, атаклы Гайнетдиновлар династиясенең 400 елга якын педагоглык стажы бар.
Эшкә урнашуга шәһәрнең 3нче тулай торагыннан (ул Бораулау эшләре идарәсе янында урнашкан була) Зөлфиягә бүлмә бирәләр, 1 ай эшләгәч, тәрбиячеләр янына икенче катка күчерәбез дип әйткәннәр.
“Ул чакта балалар бакчасына эшкә килгәннәргә шулай торактан урыннар бирәләр иде. Николай да тулай торакта яши иде, тик ул беренчедә (үзәк мәйданда) торды. Безнең тулай торакка килеп йөри иде. Без аның белән дуслашып киттек, әле арада бернинди мәхәббәт хисләре юк иде башта. Безне уртак кызыксынулар, уртак карашлар берләштерде”, - дип сөйли Зөлфия Гордеева.
Аларның танышу көне – 1979 елның 13 феврале – бүген дә гаиләнең бер бәйрәме, традициясе буларак билгеләп үтелә. Хәтта оныклары да бу дата турында онытмыйлар икән. Зөлфия белән Николай исә бу көнне кая да булса баралар яисә үткәннәрне искә алып, икәү йөреп кайталар.
Яңадан егет белән кыз чорына әйләнеп кайтыйк. Вәгъдә ителгәнчә, 1 айдан соң Зөлфияне икенче катка, 32нче бүлмәгә урнаштыралар. Бу бүлмәгә күчкәч тә, Николай килеп йөрүен дәвам итә. Димәк, 23 яшьлек егет күңелендә мәхәббәт хисләре бөреләнгән. Зөлфия дә ошата. Егет ошатмаслык мени? Иске Куакта сигез балалы гаиләдә, 5нче бала булып туган. Эш сөючән, уңган, акыллы егет.
Барысы да яхшы бара кебек, тик Зөлфиянең әнисенә егетнең башка диндә булуы ошамый, кабул итә алмый. Зөлфия ялларда Урдалыга кайткан саен “Кызым, теге егетеңне ташламадыңмы әле”, дип сорый торган булган.
- Николайның минем белән мөнәсәбәтләре җитди икәнен белдем, өйләнергә ниятен барлыгын да белгәч, вакытны суза килдем. Минем ничек тә әнинең фикерен үзгәртәсем килгән иде, безнең мөнәсәбәтләргә фатихасын аласым килде. Ә әтине мин Николай белән әнидән яшереп булса да, таныштырдым. Әтинең шәһәргә эш белән килгән вакыты иде. Алар 30 минутлап сөйләшеп, аралашып алдылар. Әти аннары миңа: “Кызым, бик яхшы егет күренә, сиңа лаеклы”, диде.
Шулай итеп, егет белән кыз булып йөрүләрен дәвам итәләр. Николай “Лениногорскнефть” идарәсенә җир асты скважиналарына ремонты цехына эшкә күчә. Аннары туйга акча җыю нияте белән Себергә командировкага языла. Бер баруда Зөлфиягә туй балдагы алып кайта, икенче баруда туй күлмәге өчен акча бирә. Тик әни кеше һаман да риза түгел. Николай бу хакта үзенең әти-әнисенә әйткәч, әти-әнисе һәм әбисе, Урдалыга кыз сорарга китәләр, яшьләрдән башка гына.
“Әни аларга өстәл хәзерләгән, тик үзе утырмаган, чаршау артында елап торган, дип соңыннан миңа әти сөйләде. Ул чакта сентябрь ае иде. Туйны ноябрьгә билгеләгәннәр, бер-берсен яраталар икән, бергә булсыннар, дигән әти. Ә миңа шул көнне бу хәбәрне Николайның әти-әнисен алып барган шоферның хатыны җиткерде. Аларның баласы мин эшли торган бакчага йөри иде. Малаен алырга килгәч, миңа: “Тебя же сегодня сватать поехали” дип шок ясый язды”, - дип үткәннәрне искә ала Зөлфия ханым.
Туйдан соң яшь гаилә Писмәндә бер әбигә фатирга керәләр. Бер кечкенә генә бүлмәдә яши башлыйлар. Ун айдан соң кызлары Олеся туа. Әби исә балалы гаиләне тотмыйм дип, аларны фатирдан чыгара. Зөлфия кызы белән авылга китә, ялларда Николай кайтып йөри.
“Әти аны үз малае кебек яратты. Николай әнине дә хөрмәт итте. Ул аларга әти-әни дип дәште. Мин дә аныкыларга “папа, мама” дип әйттем. Николай бик ярдәмчел бит ул безнең Әти үлгәч тә, әнигә умарталарны карарга булышты. Гел кайтып йөрдек әни янына ярдәм итәргә”, - ди Зөлфия ханым.
Кызларына 7 ай булгач, гаилә “малосемейка”га күченә, 9 ел яшәгәннән соң, уңайлыклары булган зур фатирга күчәләр.
Николай белән Зөлфия кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Алар бүгенге көндә Казанда. Биш онык – әби-бабайның юанычы, шатлыгы.
Зөлфия ханым 14нче балалар бакчасында логопед булып эшли. Николай Александрович лаеклы ялда. Тик тора торганнардан түгел, кулыннан килмәгән эш юк, уңган. Балык тотарга ярата. Умартачылык, кошчылык, бакчачылык белән шөгыльләнә, ашарга да пешерә.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев