Лениногорскида яшәүче Гүзәлия Фәзуллина лаеклы ялга чыккач та җырларга дип, үзенә сүз куйган һәм сүзендә тора да
«Мич алды – сәхнә, мин шул сәхнәнең йолдызы идем»
Гүзәлия ханым үз нәсел- нәсебенең тарихын белгән, милли мәдәниятебезгә, җырга-моңга гашыйк гаиләдә туган. Әти-әнисе аны һәм тагын ике туганын башкаларның тырышлыгын күрә белергә, рәхмәтле бу¬лырга өйрәтеп тәрбияләгән.
Лениногорск шәһәре һәм районы кешеләренә үзешчән җырчы булар ак билгеле Гүзәлия Фәзуллина Лениногорск төбәгендә гомер итүче бар милләт кешеләренең мәдәният- сәнгатенә гашыйк кеше. Аның әти-әнисе шау-гөр килеп эш кайнаган, мәдәният тормышы киң колач җәйгән шәһәребездә гаилә корып, шунда төпләнеп, өч бала тәрбияләп үстергән.
Бернинди эштән дә курыкмаган, үз вазыйфаларына җаваплы караучы әнисе Рәисә Сәрвәретдин кызы гомере буена шәһәр прокуратурасында эшләгән, әтисе Мөдәррис Минвәли улы шофёр булган. Беренче карашка бөтенләй сәнгать белән бәйле булмаган хезмәтләрдә көч куйсалар да, алар чын күңелдән халык мәдәниятен үз иткән.
«Без кечкенә чакта әти белән әнине диванга утыртып, алар өчен концерт куя идек. Өйдә мич бар иде, аның ике ягына чаршау эленгән, мич алды безнең өчен —сәхнә, ә чаршау артында, билгеле, без – «артистлар» чыгышка әзерләнәбез. Гаиләбездә өч бала иде, миннән зуррак Әлфия апа белән без җырчылар, нәфис сүз осталары, Рафис энебез гармунда уйный. Ул бик кечкенә чагыннан ук гармун тарта башлаган иде. Концертыбызның конферансьесе мин. Тамашачыларым булып утырган әти-әни алдына чыгып артистларны тәкъдим итәм, чын алып баручыларга охшатып сөйләргә тырышам», – дип искә төшерә Гүзәлия ханым.
Гүзәлия Мөдәррисовна Лениногорскиның 3 нче мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә. Башлангыч сыйныфта укыганда ук шәһәрнең Мәдәният сараенда оешкан хорга килә.
«Без Мәдәният сараеннан шактый ерак арада, Губкин урамында, хәзерге эчке эшләр бүлеге артында яши идек. Мин һава торышының нинди булуына карамыйча хорга китә идем. Минем өчен хорга барып җырлау әйтеп бетергесез мөһим эш иде. Безнең ул вакыттагы хор җитәкчеләребез, шәһәребездә билгеле булган сәнгать кешеләре, педагогия училищесының музыка бүлеге укытучылары Сергей Олегович Храпчевский һәм Валентин Андреевич Пискунов иде. Бу таләпчән, талантлы педагогларда шөгыльләнү безнең өчен аерым бер дәрәҗә иде. Алар һәрвакыт мөлаем, изге күңелле, тыныч итеп аңлата белә, матур һәм пөхтә киенә иделәр. Без аларны ярата, хөрмәт итә идек», – ди Гүзәлия ханым.
Мәктәпне тәмамлагач, Гүзәлия Фәзуллина Лениногорск приборлар заводына эшкә урнашкан. Аны бирегә контролёр эшенә алганнар, әмма күп кеше бер-берсен белгән шәһәрдә, инде сәхнәдә күренгән талантлы кыз заводта да күзгә чалынмый калмаган.
Үзешчән сәнгать белән ма¬выгу аларның төп хезмәтләренә дә комачаулык тудырмаган, киресенчә, бөтен эшне «бишле»лек эшләргә тырышканнар, бригадалар арасында ярышлар, көнлек планны арттырып үтәү сыман үзләре уйлап чыгарган бәйгеләр алдынгы хезмәткә этәргеч булып торган. Ә комсомол секретаре Гүзәлия Фәзуллинаның фоторәсеме, башкаларны үз артыннан әйдәп, заводның мактау тактасына ук менеп урнашкан.
Гүзәлия ханым үз нәселенең тарихы турында да күпне белергә тырыша: «Бусы минем әнидән килә, ул да үткән заманнар белән кызыксынып, нәселебезнең кайда барып тоташуы, кемнәр-кемнәр булуы белән кызыксына иде. Үзе исән чагында сугышта югалган энесенең кайда җирләнгән булуын белә алды, шуңа күңеле тынычланып китте.
Әти вафат булгач, без әни белән бергә яшәдек, үземне тәрбияләп, кеше иткән, миңа гаилә кыйммәтләрен аңлаткан әниемә кадер-хөрмәт күрсәтә алуыма сөенәм. Үзем тормыш иптәшем Альберт белән ике кыз тәрбияләп үстердем. Бүгенге көндә дүрт оныгым бар»,– ди Гүзәлия ханым.
Тормыш иптәше моннан 15 ел элек вафат булган, алар бергә утыз елга якын гомер иткәннәр.
Туксанынчы елларда прибор заводы ябылгач, ул шәһәр җылылык челтәре предприятиясенә эшкә кергән. Шул вакытта беразга гына үзешчән сәнгатьне калдырып торырга да туры килгән.
«Пенсиягә чыккач йөрим, дип үз-үземә сүз куйдым. Хәзер ике ансамбльгә – «Зиләйлүк» һәм «Сүнмәс ялкын»га йөрим, хорны да калдырмыйм. Безнең җитәкчебез Фирүзә Ниязовна Мирзиянова бик талантлы, үз эшенә чын йөрәктән бирелгән кеше. Ул илле елдан артык гоме¬рен музыка сәнгатенә багыш¬лаган, безне бик җитди итеп — ноталарга карап җырларга өйрәтә», – ди Гүзәлия ханым.
Исламия Галимова.
фотолар: Г. Фәзуллинадан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев