Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче Иван дәдәй җиргә кадер-хөрмәт булса, ризык булыр, ди

Татарча укый, җырлар тыңларга, җырларга ярата, “татар телен бик яхшы беләм, чөнки исемем мәҗбүр итә – Иван Васильевич мин”, - дип шаярта керәшен татары Иван дәдәй

 Шаян сүзле, җыр-моң яратучы, килгән артистларга гына түгел, үзебез җырлаштырып утырганда да мөкиббән китеп тыңлап, соңыннан нык итеп ихластан кул чабучы да ул. 

Моннан берничә ел Лениногорск картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килеп яши башлаган 72 яшьлек пенсионер, үзе белән тормыш һәм бакчачылык эшенә мәхәббәтен дә ияртеп килгән. Хәер, бакчачылык кына димәс идем, аның шушы йортта яшәүче социаль ярдәм алучыларга мөнәсәбәте дә кайгыртучан. Моннан бер ел элек Курскидан китерелгән кешеләргә карата аеруча игътибарлы ул.

“Алар туган якларын калдырып, әлегә кадәр күрмәгән-белмәгән җиргә килүче бит. Үзебездән чыгып әйтәм, яңа эш урынына яисә фатирга күчсәң дә, җылы итеп эндәшкән хезмәттәш, күрше тормышка рухландырып җибәрә бит”,- ди Иван Васильевич.

Иван Васильевич Поляков Зәй районының Светлое Озера авылында, күп балалы гаиләдә туып-үскән. Авыл кырыенан Дала Зәе елгасы ага, ә икенче ягыннан ул матур урманнарга барып тоташа.

“Искиткеч матур җирдә безнең авыл, бала чакта без шул урманнарда гөмбә-җиләк җыеп, балык тотып, әти-әниләребезгә кулыбыздан килгәнчә булышып үстек. Алар безне махсус каршыларына утыртып, тәрбияле булу турында әңгәмәләр үткәрмәде, вакытлары юк иде. Әмма йорт тирәсендә, бакчада эшләгәндә без янәшәләрендә булдык, ризыкның нинди көч куеп табылганын күреп, ярдәм итеп үстек. Бакчачылык, җир эшенә мәхәббәтем шуннан килә. Җир мул итеп уңыш бирсен, сине ризыклы итсен өчен аңа карата кадер-хөрмәт кирәк. Мин эшкәртелми тик яткан авыл хуҗалыгы җирен, хәтта кечкенә генә бакча күрсәм дә, җир рәнҗеп ятадыр сыман тоям”,- ди Иван дәдәй.

Туган авылы, әти-әнисе, бакчачылык эшеннән тыш, аның әле тагын матур хатирә булып калган истәлекләре бар.

Иван Поляков, аның яшьтәшләре һәм аңардан бер-ике яшькә олырак яки кечерәк буын даны бөтен дөньяга яңгыраган КамАЗ төзелешенең башланган мизгелләрен күрүчеләр. 

“Җитмешенче еллар башында мин үзебездәге һөнәри училищены тәмамлап, кулыма йөк машинасын йөртү хокукы бирүче таныклык алып чыккан идем. Шуннан бер-ике ел элек кенә Зәйдән кул сузымы арада гына автозавод төзелә башлады. Төзелешкә безне “ЛАЗ” дип аталучы зур автобуслар белән килеп алалар иде, чөнки төзелештә эшләүчеләр ул вакытта палаткаларда, вагоннарда яшәделәр. Булса бер-ике тулай торак булгандыр, аларда завод төзүчеләр берсе-өстенә берсе өелгән. Завод белән бергә шәһәр дә төзелде, минем инде анда бик күптәннән булганым юк, телевизордан күрсәм дә, шул без дә төзүдә катнашкан шәһәрме соң бу дип, тел шартлатып куям. Без бик күбәү йөрдек төзелешкә, сигез автобус тулы китә идек, кич соң гына кире кайтабыз. Яшьлек, романтика, авырлык турында башка да кереп чыкмый иде”,- ди Иван агай.

Лениногорск интернат-йортына ул туганнарын, күңелендә йөрткән иң авыр яра – кызын югалтканнан соң килгән. Шушында килеп җылы куыш, күңеленә ошаган шөгылен тапкан. Ул актив тормыш белән яшәүче өлкән буын вәкиле генә түгел, шушылай яшәү рәвешенә башкаларны да тартучы, эш һәм тормыштан тәм табучы кеше.

Исламия Галимова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев