Лениногорскида яшәүче сәнгатьнең күп төрләрен яратучы Айсылу Абдуллина дрифтвуд паннолар ясау белән мәшгуль
Ул ясаган кул эшләре – паннолар өстеннән күз карашын бер генә йөртеп үтү мөмкин түгел.
Айсылу ханым шөгыльләнә торган гамәли сәнгать төре – дрифтвуд дип атала. Безнең телгә тәрҗемә иткәндә, ул йөзеп йөрүче яисә кисеп суга агызылган урман дигәнне аңлата.
“Яр буе шәһәрләрендә җирле халык су дулкыны ярга ташлаган агачларны “топляк” яки “морена” дип атый. Әмма дрифтвуд моңлырак һәм матуррак яңгырый. Шуңа күрә мореналы агач кулланыла торган иҗат төренә нәкъ менә шундый исем беркетелгән. Агачның суда озак вакыт яткан фрагментлары агымнарны һәм дулкыннарны шомарта, ташларны һәм комны ялтырата. Әгәр агач диңгездә йөзгән булса, ул тулысынча тозлана. Агачны ярга чыгарып ташлагач, ул кызган кояш нурларында кибә. Мондый материал кул эшләре өчен бик яхшы. Яр буенда төрле гаҗәеп формалы, фактуралы һәм зурлыктагы агач кисәкләрен табарга була. Мин үзем иҗат эшләрем өчен материалны почта аша заказ белән кайтартам. Әмма табигатьтә очраганнарын да игътибарсыз калдырып китмим”,- ди Айсылу ханым.
Үзенең сәнгать эшләрендә ул кул астында нәрсә бар, шуның барысын да куллана. Төрле уенчык фрагментлары, җимеш төшләре, үсемлек тамырлары дисеңме – барысына да урын табыла. Менә шул вак-төякләрне һәм агачны берләштергәч, күз явын алардай картиналар барлыкка килә. Ул хәтта үз куллары белән кар да ясарга өйрәнгән.
Панноларының һәрберсе үз янында озак итеп басып, уйланып торырга мәҗбүр итә. Менә аның кыш темасына алынган кул эшен генә карыйк: түбәләрен катлам-катлам кар каплаган, бер-берсенә җан җылысы биреп, якын булып урнашкан йортлар. Бер караганда, алар әкият геройлары яшәгән замоклар сыман. Ә йортларның якты тәрәзәләре, балконнарга кибәргә эленгән керләрне аерым-ачык итеп күргәч, бу йортта, һичшиксез, бик бәхетле гаилә, оныкларына тәмле коймаклар пешерүче әби һәм шаян-бәхетле балалар яшәвенә инанасың.
Айсылу ханым кулыннан ясалган һәрбер панно – менә шундый матур тарих. Монда авыл бакчасы, кызу кояшлы Африка, серле салкынлыгы белән үзенә тартып торган тундра да бар.
Әмма стеналарына эленгән, киштәләрдә тезелеп киткән иҗат җимешләрен Айсылу ханымның үз якыннары һәм дусларыннан башка беркемнең дә күреп, хозурланганы юк. Мин дә бу матурлыкны аның үзе һәм гаиләсе турында язу теләгем туып, очрашуга баргач беренче тапкыр күрдем. Ә бит язу теләге бөтенләй башка сәбәпләрдән чыгып туган иде.
Узган ел шәһәребездә Лениногорскиның үзешчән артистлар катнашында «Женитьба Бальзаминова» музыкаль спектакле зур уңыш белән узды. Рольләрне Флера Төхвәтова җитәкчелегендә Лениногорск Мәдәният сараеның «Поколение+» рус театр драма студиясенә йөрүчеләр башкарды. Спектакль тамашачылар күңеленә шулкадәрле хуш килде, аны шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең күпсанлы үтенечләре буенча кабатлап күрсәттеләр.
Әлеге спектакльдә Айсылу Абдуллинаның төп рольләрнең берсе булган –Бальзаминовның әнисен уйнавы тамашачыны үзенә җәлеп итте. Спектакль беткәч шулай була бит: тамашачы кемнең, кайсы рольне уйнавы, ничек рольгә керүе, уңай һәм җитешсез яклары турында аз гына булса да фикер алышмый тынычлана алмый. Менә шул фикер алышуларда үзешчән артистның театр сәнгатенә генә түгел, җыр-музыкага да мәхәббәте булуы да ачыкланды.
Билгеле инде, бу талантлы, тиктормас якташыбыз белән башкаларны да якыннанрак таныштырасы килде. Ә чынбарлыкта, спектакльдә роль уйнау Айсылу ханымның иҗат дөньясының кечкенә бер өлешен генә биләп тора икән әле.
Һөнәре буенча Айсылу Мәснәвиевна – педагог, унҗиде ел шәһәрнең 7 нче мәктәбендә эшләгән. Анда эшләгәндә бервакыт җыелышка мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Надежда Климанова килгән. Үз эше, укучылары өчен борчылып, янып эшләгән, бөтен җирдә актив, ачык күңелле укытучыны 15 нче балалар бакчасына мөдир булырга күндергән.
Исламия Галимова
Тулысы белән “Заман сулышы” газетының 30 май санында укый аласыз
автор фотолары




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев