Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорскида яшәүче үзбәк халкы Үзбәкстан Республикасы Президентын сайладылар

Лениногорск шәһәре һәм районында яшәүче үзбәк халкы Үзбәкстан Республикасы Президентын вакытыннан алда сайлауда катнаштылар.

Сайлау Мәдәният сараеның фойесында узды. Анда тавыш бирү өчен 40ка якын халык килгән иде. Мәдәният сараеның яшь артистлары күңелле җырлары белән сөендерде. 

Үзбәкстан Президентына тавыш бирергә килгән Санжарбек Маткаримов үзе һәм гаиләсе турында сөйләп китте. Ул гаиләсе белән Лениногорскида инде 20 ел яши. Фермерлык белән шөгыльләнә. «Бәлки, тиздән, эшләрем яхшы гына барса, алдынгы фермерчы да булып куярмын әле», дип әйтте ул. 

Өч баласы бар. Үзбәкстанда аның туганнары һәм якыннары яши. «Алар белән һәрвакыт элемтәдә торабыз. Үземне ике илнең дә гражданины дип саныйм» ди ул. 

Үзбәкстан Республикасы Президентын сайлаулар 2023 елның 9 июлендә узачак.

Рамия Гарифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев